Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ягулык бәясе һәм сыйфат

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнендә Татарстан хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы территориясендә сатылучы һәм кулланылучы ягулык сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрелде. Аны ТРда ягулык-энергия ресурсларын рациональ файдалану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев алып барды. 2012 елда Татарстанда файдаланылучы ягулыкның сыйфаты берникадәр яхшырган. Республикада барлыгы 994 АЗС исәпләнә, аларның 330енең...

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнендә Татарстан хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы территориясендә сатылучы һәм кулланылучы ягулык сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрелде. Аны ТРда ягулык-энергия ресурсларын рациональ файдалану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев алып барды.
2012 елда Татарстанда файдаланылучы ягулыкның сыйфаты берникадәр яхшырган. Республикада барлыгы 994 АЗС исәпләнә, аларның 330енең хуҗасы бар, шул исәптән, "Татнефть" ААҖ - 158, "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе ААҖ - 137, "Лукойл" - 25 һәм шулай ук 34 нефтебаза бар.
Татарстан Республикасы президенты күрсәтмәсе нигезендә 19 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр республикада файдаланылучы ягулыкның сыйфатын тикшерү айлыгы үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча анализга алынган пробаларның 4,9 проценты ГОСТ таләпләренә туры килмәгән, шул исәптән, бензин буенча - 10, дизель ягулыгы буенча - 44 очрак.
Күплек очракта ягулыкта күкерт күләме күп, көчле салкыннарда дизель ягулыгының кату очраклары да булган.
Брифингта ягулык сыйфаты турында да сүз булды. Роберт Гыйләҗиев ышандырганча, киләсе ике айда ягулык бәясе тотрыклы булачак.
2012 ел йомгаклары буенча ул Татарстанда сатылган ягулыкның сыйфаты берникадәр яхшыруын искәртте, бу эш 2013 елда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев