Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләрнең бишенче визиты

Район башлыгы Зәфәр Гарәфиев тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән мәктәп укучылары делегациясе белән очрашты. Алман яшьләре делегациясенең безнең районга бу бишенче визиты инде. Искәртеп китик, ике арада балалар төркемнәре белән алмашу 2003 елда башланды. Бу вакыт аралыгында күп нәрсәләр үзгәрде. Кунаклар да шул турыда сөйли. - Районыгыз сизелерлек үзгәреш кичерде, ә...

Район башлыгы Зәфәр Гарәфиев тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән мәктәп укучылары делегациясе белән очрашты.
Алман яшьләре делегациясенең безнең районга бу бишенче визиты инде. Искәртеп китик, ике арада балалар төркемнәре белән алмашу 2003 елда башланды. Бу вакыт аралыгында күп нәрсәләр үзгәрде. Кунаклар да шул турыда сөйли.
- Районыгыз сизелерлек үзгәреш кичерде, ә республика һәм район белән танышу программасы шул кадәр бай, күргәннәрне без бик озак искә алачакбыз дип уйлыйм, - диде Олав Шмидт.
Бу көнне очрашу экскурсия программасын видеопрезентацияләүдән башланды, аны мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров тәкъдим итте. Кунаклар да каядыр барып кайтканнар, әле барасы, карыйсы урыннары да бар. Әмма алган тәэсирләре шактый.
Зөфәр Галимуллович районда узган ике елдагы үзгәрешләр белән таныштырды. Болар яңа төзелгән объектлар, чит ил партнерлары белән яңа контактлар, торак һәм спорт корылмалары төзелеше. Аннан соң ул кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә тәкъдим итте.
- Универсиада Эстафетасы Уты районга нәрсә бирә?
- Узган ел Парижда кабызылган Бөтендөнья Универсиадасы Уты биш континентны үтеп, безнең Татарстанга да килеп җитте. 3 июльдә районда яшәүчеләр шушы уникаль вакыйганың шаһиты булды, бөтендөнья масштабындагы чарада катнашты. Минемчә, бу күпләр өчен кабатланмас истә калырлык вакыйга.
- Белем алганнан соң сездә яшьләр кая омтыла?
- Әлбәттә, күпчелек очракта зур шәһәрләрдә калалар. Әмма гипс эшкәртүче завод ачылганнан соң инженер белгечлеге сайлаган күпләрнең үз районына файда китерү һәм туган ягында яхшы хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.
- Районда укучыларга өстәмә белем алу өчен нинди мөмкинлекләр бар?
- Музыка мәктәбендә сез булдыгыз инде, анда балаларның музыка инструментларында уйнарга һәм вокалга өйрәнүләрен беләсез. Районда тагын мәктәптән тыш эшләр үзәге, районның барлык мәктәпләрендә иҗат түгәрәкләре эшләп килә. "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы да үсеп килүче буынга күп нәрсә бирә, спорт мәктәбе тренерлары яхшы күрсәткечләргә ирешә. Теләк булганда барысына да ирешергә мөмкин.
- Германия белән хезмәттәшлек сезгә нәрсә бирә?
- Күбрәк аралашкан саен, яңалыкларны күбрәк беләбез. Кайсыларын үзебезнең районда да кулланабыз, димәк, яхшы якка үзгәрәбез. Сездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул ук вакытта без дә үзебездәге яңалыклар белән гаҗәпләндерергә һәм шатландырырга тырышабыз. Ә сезгә бездә ошыймы?
- Бик тә.
Шушы позитив әңгәмә кунакларга Россия, Татарстан, Кама Тамагы турында истә калырлык район символикасы төшерелгән сувенирлар тапшыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X