Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшелләндерәбез

Район прокуратурасы янәшәсендәге скверны тугыз яшь чыршы бизәде. Алар скверны Кооператив урамыннан аерып торган, корыган зәңгәр чыршылар урынына утыртылган. Район үзәгенә әлеге үсемлекләрне Тәмте авыл җирлеге территориясендә ылыслы агачлар үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Евгений Корольков биргән. Үсемлекләрне утыртканда Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин контрольдә тоткан. Агачларны махсус техника ярдәмендә утыртканнар,...

Район прокуратурасы янәшәсендәге скверны тугыз яшь чыршы бизәде.

Алар скверны Кооператив урамыннан аерып торган, корыган зәңгәр чыршылар урынына утыртылган. Район үзәгенә әлеге үсемлекләрне Тәмте авыл җирлеге территориясендә ылыслы агачлар үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Евгений Корольков биргән. Үсемлекләрне утыртканда Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин контрольдә тоткан. Агачларны махсус техника ярдәмендә утыртканнар, аннары Кама Тамагы шәһәр җирлеге башкарма комитеты махсус беркетмәләр белән тарттырган, җирнең өске өлешен тигезләгән һәм үсемлекләргә су сипкән.

Предприятие, оешма һәм учреждениеләр агачларны үзләре утыртты. Апрельдә район үзәгендә яшәүче Нариман Хәсәнов балалары һәм оныклары белән поселокта 100 агач утырткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев