Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь талантлар

Өстәмә белем бирү үзәгендә "Минем авылым. Минем поселогом. Минем республикам" дип исемләнгән иншалар һәм рәсемнәр конкурсы тәмамланды. Конкурста районның барлык мәктәп укучылары катнашты. Иншалар конкурсына 28, рәсемнәр конкурсына 76 эш тәкъдим ителгән иде. Балалар рәсемен карап, кайберләрендә тәкъдим ителгән темага тәңгәл килүенә гаҗәпкә калсаң, икенчеләрендә балаларның үз поселокларын әкияти матур...

Өстәмә белем бирү үзәгендә "Минем авылым. Минем поселогом. Минем республикам" дип исемләнгән иншалар һәм рәсемнәр конкурсы тәмамланды.
Конкурста районның барлык мәктәп укучылары катнашты. Иншалар конкурсына 28, рәсемнәр конкурсына 76 эш тәкъдим ителгән иде.
Балалар рәсемен карап, кайберләрендә тәкъдим ителгән темага тәңгәл килүенә гаҗәпкә калсаң, икенчеләрендә балаларның үз поселокларын әкияти матур итеп, чынбарлыкны бизәүләрен күрәсең. Сөйки урта мәктәбеннән Сергей Сорокин эше осталыгы белән сокландырды. Аның көзге урман рәсемендә Левитан күренә. Ә Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Рузилә Хуҗинаның мәче рәсеме реальлеге белән гаҗәпләндерде. Иске Казиле урта мәктәбеннән Алия Зиннәтуллина туган авылын кызыклы итеп сурәтләгән. Рәсем авторның күңеленә кадерле почмаклардан мозайка формасында ясалган. Рәсем авторлары арасында башка иҗади конкурсларда- музыка, бию конкурсларында катнашучылар да бар иде. Бу исә сәләтле балаларның барлык тармакларда да сәләтле дигән әйтемне тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев