Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң якын кешеләрем

Дәү әти, дәү әни.... Бу сүзләр һәрбер бала күңелендә әти-әни дигән изге сүзләр белән янәшә йөри. Дәү әтием Гыйлман, дәү әнием Нурия икесе дә Балчыклы авылында туып-үсеп, гомер буе туган җирләрендә яши. Аларның гаилә корып, бергә яши башлауларына быел 55 ел була. Шушы гомер эчендә 5 бала - 1 ул...

Дәү әти, дәү әни.... Бу сүзләр һәрбер бала күңелендә әти-әни дигән изге сүзләр белән янәшә йөри.

Дәү әтием Гыйлман, дәү әнием Нурия икесе дә Балчыклы авылында туып-үсеп, гомер буе туган җирләрендә яши. Аларның гаилә корып, бергә яши башлауларына быел 55 ел була. Шушы гомер эчендә 5 бала - 1 ул һәм 4 кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына озаттылар. Дәү әтием 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Бик яшьтән әнисез кала. Ләкин әтисенең төпле киңәшләрен тотып, намуслы хезмәт белән гомер кичерә. Колхозның төрле тармакларында эшләп, ул " Атказанган колхозчы" исеменә лаек була. Дәү әнием дә лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Ә пенсияга чыккач, мәктәптә балаларга ашарга пешерә. Алар икесе дә хезмәт еллары турында төрле истәлекләр сөйләргә ярата, ул вакытларны гомерләренең иң матур чаклары дип, искә алалар, " Тормышта кыенлыклар күп булса да, балалар үстергән вакыт бик тиз үтеп китә һәм алар кеше гомеренең иң матур вакыты икән",- ди алар. Бүген 8 оныклары , 1 оныкчыклары бар. Һәрберебез өчен көенеп тә, сөенеп тә яшәп алар. Төп йортта икәү генә калсалар да , өйләре бер дә буш тормый. Күршеләр дә, туганнар да хәлләрен гел белешеп тора . 5 балалары, кияү- киленнәре, оныклары җыелып кайту һәрвакыт зур бәйрәмгә әверелә. Мин әниемнең , аның абый- сеңелләренең дәү әти - әниемә булган хөрмәтенә сокланып карыйм. Төрле җирдә яшәсәләр дә, алар дәү эти - әниемнең бөтен эшләренә булышып , көн саен хәлләрен белешеп тора. Бу без- оныклары өчен менә дигән үрнәк. Без дә, әти-әнигә карата мөнәсәбәт шундый булырга тиеш, дип аңлап, күреп үсәбез. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Безне сөендереп, тигезлектә, сәламәтлек белән тагын бик күп еллар яшәсеннәр иде алар. Тәрәзәләрендә ут озак еллар сүнмәсен, капкалары һәрчак ачык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев