Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы хезмәткәрләрне котладылар

МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов исеменнән социаль хезмәткәрләр көне белән МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасар вазыйфаларын башкаручы Елена Сороковнина котлады. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина социаль хезмәт күрсәтү тармагында очраклы кешеләр эшләмәвен билгеләп үтте, хезмәттәшләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге...

МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов исеменнән социаль хезмәткәрләр көне белән МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасар вазыйфаларын башкаручы Елена Сороковнина котлады.

Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина социаль хезмәт күрсәтү тармагында очраклы кешеләр эшләмәвен билгеләп үтте, хезмәттәшләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Миңнуллина үзләренә тенрнәкләндерү курсларына йөрүчеләргә һәм хезмәттәшләренә сабырлык һәм уңышлар теләде. Тәмтеб авылыннан социаль хезмәткәр Марина Чубынина ТР Мәшгульлек ёщм социаль яклау министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тәмтедән Лидия Авксентьева, хуҗалык мөдире Галиябану Мөхәммәтҗанова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова МР рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Социаль тернәкләндерү бүлеге санитаркасы Ирина Гафиуллина, Тәмтедән социаль хезмәткәр Наталья Яшина мактау грамотларына лаек булды. Социаль яклау бүлеге каравылчысы Зөфәр Хәлиуллин, шоферлар Илнур Сафин һәм айнур Мөхәммәтшин бүлекнең рәхмәт хатларына лаек булды. Мордва Каратаеннан Юлия Глонина һәм Сөйкидә Наталья Удачина мактау грамоталыр белән бүләкләнде. Олы Кариледән Роза Әхмәтҗанова "Иң яхшы социаль хезмәткәр-2014" күчмә кубогына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X