Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көненә бәйрәм чаралары

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә 9 Май бөтенхалык бәйрәме көнендә район үзәгендә күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Бәйрәмдә катнашучылар- хезмәт коллективлары традицион рәвештә 8.30 сәгатьтә райпо мәйданчыгына җыела. Алар Карл Маркс урамы ннан бәйрәм парады белән уза (8.30-9.00 сәгатьтә). 9.00-9.25 сәгатьтә каматамагылылар Бөек Ватан...

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә 9 Май бөтенхалык бәйрәме көнендә район үзәгендә күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

Бәйрәмдә катнашучылар- хезмәт коллективлары традицион рәвештә 8.30 сәгатьтә райпо мәйданчыгына җыела. Алар Карл Маркс урамы ннан бәйрәм парады белән уза (8.30-9.00 сәгатьтә). 9.00-9.25 сәгатьтә каматамагылылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алачак. Һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалга веноклар салачак, җиңүчеләр буынына яшь буыннан чиксез хөрмәт йөзеннән хәрби коралдан салют биреләчәк. 9.30 сәгатьтә "Шанлы еллар батырларыннан" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша башлана, ул 9.55 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Беренче тапкыр безнең районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү район мәдәният йорты стенасына эленгән экраннан трансляцияләнәчәк. 10.00 сәгатьтә Кызыл мәйданнан хәрби парад трансляциясе башлана. 10.13-10.17 сәгатьтә РФ Президенты Владимир Путин котлавы, аннан соң туры эфирда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы. Дәһшәтле сугыш елларында кешелек өчен коточкыч явызлык - фашизмны җиңүгә илебез халкы бөтен көчен туплап ирешкән. Әлеге чаралар хәзер дә Җиңү көнендә бөтен ил белән бердәмлекне тоярга ярдәм итәчәк. 10.30-10.40 сәгатьтләрдә Бөек Җиңү белән районда яшәүчеләрне МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов котлаячак. Аннан соң катнашучылар алдында ТР МЧС министры Рафис Хәбибуллин, ТР хәрби комиссариатының Кама Тамагы районы бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев котлау сүзе белән чыгыш ясаячак. Район мәдәният йорты каршында "Җирдәге тынычлык хакына" дип исемләнгә бәйрәм концерты бәйрәмнең дәвамы була, агымдагы елда күп кенә кызыклы чыгышлар көтелә, аларның һәркайсы Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән җиңүче якташларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган. -Куйбышев Затон штп- Кама Тамагы штп маршруты буенча Бөек Җиңүгә багышланган традицион йөгерүенә 9.45 сәгатьтә старт бирелә. "Россиянең тыныч күк йөзе" балалар рәсемнәре конкурсы күргәзмәсе һәм видео күргәзмәне район мәдәният йортында бию залында 10.30-11.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Ел саен районда спорт яратучылар бу көнне Бөек Җиңүгә багышлап ярышлар оештыра. Агымдагы елда алар үзәк стадионда 12.00-15.00 сәгатьләрдә була. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее көне 14 яше тулган яшьләр район мәдәният йортында тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданы паспортлары алачак, чара 15.30-16.00 сәгатьтә үткәрелә. Куйбышев Затон штпның Столяров исемендәге мәдәният йортында 12.00-14.00 сәгатьтә һәм район мәдәният йортының концерт залында 16.00-18.00 сәгатьтә 3D форматында "Сталинград" кинотасмасы күрсәтеләчәк. Шул елларның һәлакәтле вакыйгаларын һәм халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын һәркем тагын күз алдыннан кичерәчәк. (керү ирекле). бәйрәм программасына агымдагы елда яңалык кертелә. Мәктәп күле янындагы мәйданчыкта 17.00-20.00 сәгатьтә театраль-шигъри һәм анимацион мәйданчыклар оештырыла, мастер-класслар узачак. Чын солдат боткасын ашарга теләүчеләр аннан авыз итә алачак. Шушы мәйданчыкта велосипедта узышучыларның финишы да булачак. бу спорт чарасы бәйрәм тарихында беренче тапкыр 19.30-20.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Велосипедчыларны барысын да катнашырга чакырабыз, старт Куйбышев Затон штп һәйкәле янында бирелә. Узган еллардан аермалы буларак, яшьләрең кулларына шәм тотып үтүенә татар мәктәбеннән старт бирелә һәм ул поселок буенча ике маршрутта узачак. Кичке программаны район мәдәният йорты мәйданчыгында ретро стилендә дискотека дәвам итәчәк. Теләгән кеше караокэга сугыш еллары җырларын башкарачак. Яшьләрне дискәтүк көтә. 22.00 сәгатьтә Идел акваториясендә салют һәм шарлар җибәрү - бәйрәм көненең кульминациясе. Безнең хәтердә дәһшәтле сугыш еллары, яу кырларында ятып калган якыннарыбызның якты истәлеге мәңгегә уелган. Һәркемне зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев