Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер һәм дан өчен рәхмәт

Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов туган якны өйрәнү музее директоры Ирания Сәгъдиевага Бөек Ватан сугышында бүләккә тәкъдим ителеп тә, аны алмаучылар исемлеге архивының сере ачылуы хакында хәбәр итә. Әлеге исемлектә безнең районнан фронтка китүчеләр фамилиясе дә күп. Әлеге мәгълүмат безнең музей өчен бәһасез. Әмма объектив сәбәпләр...

Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов туган якны өйрәнү музее директоры Ирания Сәгъдиевага Бөек Ватан сугышында бүләккә тәкъдим ителеп тә, аны алмаучылар исемлеге архивының сере ачылуы хакында хәбәр итә.

Әлеге исемлектә безнең районнан фронтка китүчеләр фамилиясе дә күп. Әлеге мәгълүмат безнең музей өчен бәһасез. Әмма объектив сәбәпләр буенча аның бәясе бар - 14 мең сум. Ирания Шиһап кызы Казан Федераль университеты вәкилләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров шул ук көнне әлеге мәсьәләне уңай хәл итә, музей хәтер һәм данга лаек булган батырлар исемлеге язылган 1000нән артык бүләкләү исемлеген ала. Музейда шулай ук Тәмте хәрби комиссариаттынан фронтка алынганнарга да бүләкләү кәгазьләре куелачак. Бүген Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан илебез халкы өчен әлеге бөек датага әзерлек һәм бәйрәм итү программасы кысаларында районның туган якны өйрәнү музее материаллар җыюда, стендларны, альбомнарны яңарту, балалар һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча зур эш башкара. Ветераннар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештыра, күчмә, тикшеренү эшләре алып бара. Музейның яңа ачылышы бүләкләү кәгазьләре район тарихы өчен бәһасез хәтер һәм кыйммәтле материал. Ирания Сәгъдиева шәхсән үз исеменнән һәм район халкы исеменнән бүләкләү кәгазьләре алуда ярдәм иткәне өчен Илшат Гафуровка рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев