Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һәнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котылыйм. Бүген һәрвакыттагыча сезнең төгәл һәм бердәм эшегез районда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Кешеләргә карата принципиальлек һәм игътибарлык, һөнәрилегегез һәм җаваплы карашыгыз каматамагылыларның хокукын һәм иреген уңышлы якларга, хокук тәртибен бозулар һәм ришвәтчелек белән...

Һәнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котылыйм.
Бүген һәрвакыттагыча сезнең төгәл һәм бердәм эшегез районда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Кешеләргә карата принципиальлек һәм игътибарлык, һөнәрилегегез һәм җаваплы карашыгыз каматамагылыларның хокукын һәм иреген уңышлы якларга, хокук тәртибен бозулар һәм ришвәтчелек белән көрәшергә, барлык субъектларның законны үтәвенә ирешергә ярдәм итә. Иманым камил, киләчәктә дә һөнәри традицияләрне саклап һәм арттырып, сез үзегезнең хезмәт бурычыгызны намуслы башкарырсыз, фидакарь хезмәтегез белән прокуратура органнары абруен ныгытырсыз.
Бәйрәм көнне районда закон һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән, тупланган тәҗрибәләрен прокуратура хезмәткәрләренең яшь буыны белән уртаклашучы ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим. Закон сагында торучыларның мактаулы исеме сезгә көч, энергия һәм иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә оптимизм бирсен.
З.Г. Гарәфиев, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев