Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле каматамагылылар!

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 12 декабрь - дәүләтебез тарихында истәлекле көн. Бу көнне 1993 елда референдумда Россия Федерациясе Конституциясе - дәүләт төзелешен билгеләүче, гражданнарның төп хокуклары һәм иреген гарантияләүче төп закон кабул ителде. Чын тормышта без Конституция текстына сирәк мөрәҗәгать итәбез. Әмма...

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
12 декабрь - дәүләтебез тарихында истәлекле көн. Бу көнне 1993 елда референдумда Россия Федерациясе Конституциясе - дәүләт төзелешен билгеләүче, гражданнарның төп хокуклары һәм иреген гарантияләүче төп закон кабул ителде. Чын тормышта без Конституция текстына сирәк мөрәҗәгать итәбез. Әмма аның закон ныгыткан положениеләре һәрвакыт конкрет шартларда безнең һәрберебезне яклауга юнәлдерелгән. Илебезнең дәүләт символы буларак төп законны хөрмәт итү, димәк патриот булу. Патриотлык, гражданлык җаваплылыгы кечкенәдән башлана: туганнарың һәм якыннарың, туган җирең, үз авылың турында кайгыртудан башлана. шул вакытта без иртәге көнгә өмет тота, яңа кыю проектларны гамәлгә ашыра, хуҗалыкның барлык тармакларын үстерә һәм камилләштерә, гражданлык җәмгыяте үскән көчле хокукый дәүләттә яши алачакбыз.
Хөрмәтле якташлар, сезне Конституция көне белән котлыйм! чын күңелдән киләсе көнгә ышаныч, бер-берегезгә карата игелекле мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, район иминлеге хакына уңышлар телим.
З.Г. Гарәфиев, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев