Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт хисе саклансын

Зиратларыбыз - бакыйлыкка күчкәннәрнең мәңгелек йорты. Иртәме-соңмы һәрберебезгә шунда барасы. Шуңа күрә дә аларның төзеклеген, чисталыгын һәркем кайгыртырга тиеш. Район авылларында район җитәкчелеге катнашында җыелышлар уздырганда авыл җирлеге башлыклары бу мәсьәләне һәрвакыт күтәрә. Күпчелек очракта алар зиратларны төзекләндерүдә акчалата ярдәм иткән, өмәләрдә актив катнашкан авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әйе,...

Зиратларыбыз - бакыйлыкка күчкәннәрнең мәңгелек йорты. Иртәме-соңмы һәрберебезгә шунда барасы. Шуңа күрә дә аларның төзеклеген, чисталыгын һәркем кайгыртырга тиеш.
Район авылларында район җитәкчелеге катнашында җыелышлар уздырганда авыл җирлеге башлыклары бу мәсьәләне һәрвакыт күтәрә. Күпчелек очракта алар зиратларны төзекләндерүдә акчалата ярдәм иткән, өмәләрдә актив катнашкан авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әйе, халык аңлый, хәзер заманасы башка, кемдер читтән килеп нәрсәдер эшләр дип көтеп утырып булмый, хәлдән килгәнчә булышырга тырыша.
Бүген районыбыз авыллары халкын тагын бер мәсьәлә борчый, зиратларга читтән, әйтик, Казан шәһәреннән, тирә-яктан мәетләр алып кайтып җирләнә (бу хәл республиканың барлык районнарында да күзәтелә, үзәк басмаларда да күтәрелә) һәм бу һәркайда хакимият вәкилләре- авыл җирлеге башлыгы, мулла, мәчет картлары, зират өчен җаваплы кеше барда алар рөхсәтеннән башка эшләнә.
Бу уңайдан Уразлино авылы халкы да җыелыш үткәрде. Бирегә Затон поселогыннан вафат булучыларны күмәләр. Бу алар күмүгә каршы дигән сүз түгел, ләкин җирле үзидарәгә хәбәр итү, киңәшләшү, рөхсәт сорау булмаганлыктан, халыкта ризасызлык тудыра. Икенчедән, аларның туганнары өмәләрдә генә булса да катнашмый. Затонда ике зират (рус һәм татар зираты) булып та, мәетләрнең күбесен ни сәбәпле Уразлино зиратында җирлиләр, дигән сорауга җавап табу максатыннан Затон штп рәисе башлыгы Е.Сороковнина белән элемтәгә кердем. Ул хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирде: "Куйбышев Затон штпда ике зират бар -рус һәм татар зираты. Татар зиратында бер генә кеше җирләнгән. Үлгән кешене җирләү өчен туганнары җирле үзидарә башлыгына хәбәр итәргә, рөхсәт алырга тиешләр. Әмма күп очракта моның белән исәпләшмиләр».
Затон штп җирлеге башлыгы аңлатып киткәнчә, туганнары мәрхүмне алдан вафат булган якыннары янына күмүне сайлыйлар. Бу очракта, әлбәттә, Уразлино авыл җирлеге башлыгын алдан кисәтеп куярга, рөхсәт алырга кирәк. «Затонда татар зиратына күмәргә экологлар рөхсәт итми, дигән сүзләр дөрес түгел. Бүген бар җирдә дә үлгән кешеләрнең каберләрен исәпкә алу алып барылганлыктан, бу күмелгән урыннарны инвентаризацияләү процессына комачаулый. Шуңа күрә дә Уразлино авыл җирлеге башлыгын да, безне дә алдан кисәтеп куярга кирәк»,- ди Елена Владимировна. Бу җыелышта ук авыл халкы зиратны тимер сетка белән әйләндереп алу (500 метр) мәсьәләсен күтәрде һәм бу максатларда акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Бәлки, бу язманы укыгач, Уразлино авылында туып үскән, хәзер читтә яшәүчеләр дә, шулай ук биредә туганнарын җирләгән Затон поселогы халкы да үз өлешен кертер дигән өмет белдерделәр. Әлбәттә, бу һәркемнең шәхси эше. Ләкин күңелләрендә иман нуры булган кардәшләребез уйланмый калмастыр. Мәкаләнең максаты- кемнәрнедер тәнкыйтьләү, гаеп ату түгел, ә киләчәктә дус булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, киңәшләшеп яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев