Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәриләр эштә

300 елга якын элек 1722 елның гыйнварында Россия прокуратурасы оештырыла. Аерым күзәтчелек вәкаләтләре бирелгән мөһим институт буларак, россия прокуратурасы бүген дә дәүләтчелегебезнең аерылгысыз өлеше булып тора. Район прокуратурасы алдында торган бурычлар турында газетага биргән әңгәмәсендә район прокуроры юстиция советнигы Фәнис Шәйхаттаров сөйләде. - Төрле чорларда прокуратураның вәкаләтләре төрле булды. Бүген...

300 елга якын элек 1722 елның гыйнварында Россия прокуратурасы оештырыла. Аерым күзәтчелек вәкаләтләре бирелгән мөһим институт буларак, россия прокуратурасы бүген дә дәүләтчелегебезнең аерылгысыз өлеше булып тора. Район прокуратурасы алдында торган бурычлар турында газетага биргән әңгәмәсендә район прокуроры юстиция советнигы Фәнис Шәйхаттаров сөйләде.
- Төрле чорларда прокуратураның вәкаләтләре төрле булды. Бүген прокуратура эшчәнлеге нәрсәгә нигезләнеп эш итә?
- Районда прокуратура эшчәнлеге "Россия Федерациясе прокуратурасы турында»гы Федераль закон, Россия Федерациясе генераль прокуроры боерыгы һәм күрсәтмәләре нигезендә оештырыла, эш прокуратура эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә аерым игътибар биреп планлаштырыла.
- Моннан тыш, 12 гыйнварда сез үзегезнең һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез, гыйнвар әле ул йомгаклар ясалган ел башы да. Узган елда прокуратура эше ничек алып барылды?
- -2012 елда район прокуратурасы план һәм планнан тыш гомумкүзәтчелек тикшерүләре вакытында законны 993 тапкыр бозуны ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 199 күрсәтмә чыгарылды, аларны тикшерү нигезендә 217 гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка, прокурор карары буенча урындагы 90 һәм юридик зат штраф сыйфатында административ җавапка тартылды; район прокуроры протесты нигезендә җирле үзидарә органнарының законсыз чыгарылган 90 хокукый акты һәм юридик затларның локаль актлары юкка чыгарылды яки гамәлдәге закон таләпләренә яраклаштырылды, судка 4135 мең сумлык 571 гариза җибәрелде, алар тулы күләмдә канәгатьләндерелде; урындагы 19 зат җинаять яки административ җаваплылык турында кисәтелде.
- Бүген законны үтәүгә күзәтчелек төп вазыйфаларыгызның берсе булып тора. Узган ел бу өлкәдә нинди казанышлар булды?
- Федераль законны үтәүдә күзәтчелекне оештыруда гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләсенә һәм куркынычсыз хезмәт шартларына аерым игътибар бирелә. Прокурор күргән чаралар нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча 3800 мең сум бурыч түләтелде, 850 хезмәткәрнең бозылган хокукы торгызылды, гаепле җитәкчеләр административ җавапка тартылды.
- Прокурор тикшерүләре нәрсә белән тәмамлана, чөнки сез коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә генә җитди игътибар биреп калмыйсыз бит?
-Прокурор тикшерүләреннән соң тикшерү һәм сорау алу органнарына җибәрелгән материаллар нигезендә Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексының 37 маддәсе 2 бүлеге буенча 10 җинаять эше кузгатылды. Бу вакытта бюджет акчасын урлау факты буенча коррупцион юнәлештәге җинаять эшләрен, производствода бәхетсезлек очрагына бәйле, балигъ булмаганнар белән кырыс мөнәсәбәткә бәйле рәвештә ата-аналар вазыйфасын тиешенчә үтәлмәү факты буенча кузгатылган эшләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта югарыда телгә алынган 7 җинаять эше буенча гаепләү карарлары чыгарылды, калганнары тикшерү стадиясендә.
Прокуратура хезмәткәрләре җинаять һәм гражданлык суд эшләрен башкару тармагында да актив эшли. Узган елда без 110 җинаять һәм 118 гражданлык эшен тикшергәндә судларда катнаштык, аларның барысы буенча да законлы һәм нигезле карарлар чыгарылды.
-Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән ничек эшлисез? Кешеләр шәхси сораулары белән прокуратурага еш мөрәҗәгать итәме?
- Район прокуратурасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм тикшерү тиешле дәрәҗәдә оештырылган. 2012 елда гражданнарның 231 язмача мөрәҗәгате тикшерелде, нәтиҗәдә 103е нигезле дип табылды һәм алар буенча прокурор чарасы күрелде, гражданнар хокукы торгызылды.
Халыкны хокукый агарту, законнарны массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм гражданнар, хезмәт коллективлары җыелышларында чыгыш ясап аңлату буенча актив эш алып барыла. Узган чорда бу юнәлештә 47 чара үткәрелде. Моннан тыш, прокурор эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 2012 елда район газетасында 233 мәгълүмат бастырылды.
- "Дальный" полиция бүлекчәсендә булган хәлләргә бәйле рәвештә безнең бүлекчәнең КВСында тоту мәсьәләләре матбугатта яктыртылды. Җинаять эшен судка кадәр тикшерү стадиясендә законнар үтәү ничек тора?
- Җинаять эшләрен судка кадәр тикшерү стадиясендә (тикшерү һәм сорау алуга күзәтчелек) законны үтәүгә тиешле күзәтчелекне гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә 2012 елда кешеләрне җинаять җаваплылыгына законсыз тарту фактларына юл куелмады. Бу өлкәдә район прокуратурасы тарафыннан эчке эшләр органнарында, тикшерү комитетында, суд приставлары хезмәтендә законны 308 бозу очрагы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында законсыз 9 карар, җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 129 карар, җинаять эше буенча тикшерүне туктату турында 70 карар юкка чыгарылды, район прокуроры күрсәтмәсе нигезендә урындагы 7 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, кимчелекләр бетерелде.
- Йомгаклап нәрсә әйтер идегез?
- 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы органнары оешуның 291 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә прокуратура хезмәткәрләрен һәм аларның гаиләләрен, хөрмәтле пенсионерларыбызны һөнәри бәйрәм белән котлап, аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев