Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәр сайлау шәхси эшме?

Әлеге тема буенча Кече Салтык мәдәният йортында студентлар белән очрашып сөйләшү булды. "Һөнәр сайлау шәхси эшме? дигән проблемалы сорауга җавап эзләү максат итеп куелды. Фикерләр, әлбәттә, төрле булды. Кемдер һөнәрне сайлаганда әти-әни киҗәшләре кирәк дип уйласа, кайберләүләр шәхси эш дип уйлый. "Әгәр безнең һөнәр җәмгыятькә кирәкле булса, хезмәткә тиешенчә бәя...

Әлеге тема буенча Кече Салтык мәдәният йортында студентлар белән очрашып сөйләшү булды.

"Һөнәр сайлау шәхси эшме? дигән проблемалы сорауга җавап эзләү максат итеп куелды. Фикерләр, әлбәттә, төрле булды. Кемдер һөнәрне сайлаганда әти-әни киҗәшләре кирәк дип уйласа, кайберләүләр шәхси эш дип уйлый. "Әгәр безнең һөнәр җәмгыятькә кирәкле булса, хезмәткә тиешенчә бәя бирелергә һәм хөкүмәт, бу проблеманы үзе хәл итәргә тиеш", -дип үз фикерен җиткерде Альмир Нургалиев. "Ошату-ошатмау" принцибы буенча һөнәр сайлау турында да сөйләшү булды. Димәк, һөнәр сайлау-һәркемнең шәхси эше. Кеше үз алдына максат куя һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла. Өстәп шуны да әйтәсем килә: һөнәр сайлау өчен һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә, шуларны истә тотып үзенә кулай һөнәр сайларга тиеш. Халкыңны да, белемеңне дә һәрвакыт искә алырга кирәк.Яшьләрнең киләчәккә үз фикерләре, үз карашлары булуы мине сөендерде. Шуда да аларга укуларын уңышлы тәмамлап, тормышта үз урыннарын табуларын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев