Хокук вазыйфадан аерылгысыз
10 декабрьдә Бөтендөнья кеше хокукын яклау көне билгеләп үтелә. 1948 елда нәкъ менә бу көнне БМО Генераль ассамблеясы кеше хокукы декларациясен кабул итә. Ул кеше хокуклары буенча күпсанлы конвенцияләр эшләүгә һәм кабул итүгә этәргеч булды. Әлеге дата уңаеннан безнең сорауларга ТРда кеше хокукы буенча уполномоченныеның иҗтимагый ярдәмчесе Иван Маховик җавап...
10 декабрьдә Бөтендөнья кеше хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
1948 елда нәкъ менә бу көнне БМО Генераль ассамблеясы кеше хокукы декларациясен кабул итә. Ул кеше хокуклары буенча күпсанлы конвенцияләр эшләүгә һәм кабул итүгә этәргеч булды. Әлеге дата уңаеннан безнең сорауларга ТРда кеше хокукы буенча уполномоченныеның иҗтимагый ярдәмчесе Иван Маховик җавап бирде:
- Бүген трибуналардан кеше хокукы турында күп, вазыйфалар турында бик аз сөйлиләр. Шәхсән мин үзем хокукны вазыйфалардан аерырга ярамый дип саныйм,- ди Иван Петрович.
Юрист, күп еллык тәҗрибәле хөкемдар Европа илләрендә гамәлдә булучы ювеналь юстицияне хокукларның вазыйфадан өстенлек итүен күрсәтү үрнәге дип саный. Швециядә балалар хокукын күпертү үрнәге нәтиҗәсе бүгенге көндә иң кискен торган проблемаларның берсенә әверелде - вафат булган ата-аналарны җирләр кеше юк.
- Безнең илдә гаилә һәрвакыт беренче урында торды. Без гаиләне җимерү белән дәүләтне җимерәбез. Безнең халык өчен балалар хокукын «яклауның» мондый тәҗрибәсе кулай түгел дип саныйм, - ди Иван Петрович.
- Законны белмәү кеше хокукын бозу сәбәпләренең берсе дип саныйсызмы?
- Чыннан да, законны белмәү кеше хокукын бозуның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Без закон буенча яшәргә күнеккән - дәүләт безнең өчен барысын да хәл итә. Бүген күп кенә мәсьәләләр административ тәртиптә чишелә. Практика күрсәткәнчә, гражданнар еш кына суд тәртибендә хәл итеп булган мәсьәлә белән аста торган инстанцияләрне читләтеп, район башлыгына, губернаторга, хәтта Президентка кабул итүгә бара. Алга киткән илләрдә бер мең кешегә бер юрист туры килә, ә без моның белән мактана алмыйбыз, югыйсә, бүген коммерция ВУЗлары дипломлы юристларны күпләп чыгара. Мәгълүмат булмауның, законнарны белмәүнең тагын бер сәбәбе бу, - ди әңгәмәдәшчем. Хакимиятнең коррупциялеге һәм кеше хокукы төшенчәләре турындагы соравыма Иван Петрович болай дип җавап бирде:
- Коррупцияне ике алым белән җиңәргә була - туры һәм күчмә мәгънәсендә башны кисәргә яки аеруча нәтиҗәле алым - аңа икътисадый яктан ярдәм итмәскә кирәк, дип саныйм. көчле юридик белемле булу коррупция белән көрәшергә ярдәм итә, чөнки законнарны һәм үз хокукын белүче гражданнар теге яки бу мәсьәләне чиновник каршында кулына конверт тотып хәл итми инде.
Хәзер Иван Петрович гражданнар прокуратура, җирле үзидарә органнары белән берлектә кабул итә. Шулай ук балигъ булмаганнар эше комиссия эшендә актив катнаша. Иҗтимагый ярдәмче буларак район гражданнарына судка, прокуратурага мәрәҗать итүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм итә, юридик хезмәтләр күрсәтә.
- Иван Петрович, район халкы сезгә тагын нинди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә?
-Еш кына миңа Россия гражданлыгы алырга теләгән гражданнар мөрәҗәгать итә. Бүген әлеге кешеләр алдында күп кенә киртәләр очрый. шулай ук балаларның кем белән яшәү мәсьәләсе буенча сораулар бар - аерылышканда ата-аналарның бәхәс предметы бу, опекуннар карамагында булган балаларны торак белән тәэмин итү, пропискага кертү. Күп кенә пенсионерлар миңа киңәш сорап килә. Еш кына көнкүреш буенча киңәш сорап, тәҗрибә уртаклашырга, проблемаларын хәл итүдә кыска юл табуда ярдәм сорап киләләр.
Әңгәмәбезне тәмамлап, Иван Петрович поляк педагогы һәм язучысы Януш Корчак сүзләрен китерде: «Бала нәрсә тели шуны эшли ала, әмма ата-анасы теләгәнне эшләргә тиеш». Минемчә, бу әйтем хокукның вазыйфалардан аерылгысыз булуы турында фикергә туры килә, ә ирек - ул аңлы рәвештә сайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев