Хәния Фәрхи туган көнен Мәскәүдә бәйрәм итә

1 ноябрьдә Татарстанның халык артисткасы, 30 ел татар эстрадасы сәхнәсеннән төшмәгән Хәния Фәрхи үзенең 55 яшьлек юбилеен илнең төп сәхнәсендә - Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда бәйрәм итәчәк. Зур бәйрәм концертында танылган артистлар һәм шулай ук яшь җырчылар катнашачак. Хәния Фәрхине Россиянең халык артисты Александр Серов, Татарстанның атказанган артисты Бари Алибасов...

1 ноябрьдә Татарстанның халык артисткасы, 30 ел татар эстрадасы сәхнәсеннән төшмәгән Хәния Фәрхи үзенең 55 яшьлек юбилеен илнең төп сәхнәсендә - Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда бәйрәм итәчәк.

Зур бәйрәм концертында танылган артистлар һәм шулай ук яшь җырчылар катнашачак. Хәния Фәрхине Россиянең халык артисты Александр Серов, Татарстанның атказанган артисты Бари Алибасов җитәкчелегендәге "На-На" төркеме, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин, Татарстанның халык артисткасы Алсу, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова, Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов, моннан тыш Филүс Каһиров, Радик Юльякшин, "Казан егетләре" котлаячак. Юбилей программасында популяр хитлар һәм яңа җырлар да яңгыраячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 17 сентябрь 2021 - 09:38
    Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды 14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.
    301
    0
    0