Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәткә яраксызлык өчен акча башкача түләнә башлый

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек халык арасында шактый популяр булган "МММ" пирамидасы җимерелеп, беркатлы кешеләрне зур-зур сумма акчаларыннан колак каккан иде. Алар арасында татарстанлылар да шактый иде. Озак та үтмәде, башка төрдәге шундый финанс пирамидалары калкып чыга башлады. Аларның күбесенең "җимерелү" чоры узган ел азагына туры килде... Нәтиҗәдә, 2014 елда...

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек халык арасында шактый популяр булган "МММ" пирамидасы җимерелеп, беркатлы кешеләрне зур-зур сумма акчаларыннан колак каккан иде. Алар арасында татарстанлылар да шактый иде. Озак та үтмәде, башка төрдәге шундый финанс пирамидалары калкып чыга башлады. Аларның күбесенең "җимерелү" чоры узган ел азагына туры килде...

Нәтиҗәдә, 2014 елда Татарстанда әлеге төр оешмалардан зыян күрүчеләр саны кинәт кенә арта башлады. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге мәсьәлә белән полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны 5 меңгә җиткән. Зыянның гомуми күләме исә якынча 1 миллион сум (!) дип исәпләнә.

"МММ" кире кайткан...

Билгеле булганча, халыктан "акча каеру" белән шөгыльләнә торган әлеге оешмалар үзләрен финанс пирамидалары дип түгел, ә җитди финанс оешмалар дип таныштыра. Кагыйдә буларак, алар халыкка кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итә. Алардагы керем процентлары исә Үзәк банк ставкасыннан берничә мәртәбәгә югарырак (!)...

Шунысы да бар, әлеге төр финанс оешмаларның кинәт кенә артуына илдәге катлаулы финанс-икътисади вәзгыять тә сәбәпче булгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, акчаларын югалтудан курыккан халык алардан тизрәк котылу җаен эзләде. Шул чагында кешеләр акчаларын шикле оешмаларга илтеп тапшырудан да тартынмады. Финанс пирамидалары хуҗаларына исә шул гына кирәк тә. Әле алай гына да түгел, "рубль" бәясе кинәт кенә төшә башлагач, берничә ел дәвамында тыны чыкмаган Мавродий да "уянды". Халыкка "МММ" дип атала торган ярдәм чарасы турында смс-хәбәрләр килә башлады.

"МММ" - ярдәм итү кассасы, кризистан чыгуның бердәнбер юлы. Үзебезгә үзебез ярдәм итик. Аена 30 процентка кадәр табыш, теркәү узганда исә 20 доллардан 100 долларга кадәр акча бүләк итеп бирелә. Проектта 138 меңнән артык кеше катнаша, сайтыбыз исә бәхет хатлары белән шыплап тулган. Бүген син ярдәм итсәң, иртәгә сиңа ярдәм итәчәкләр!" - смстагы шушы юлларның беркатлы татарстанлыларның күңеленә сары май булып ятасын көт тә тор.

Шикле компанияләр ничек эшли?

Бу сүзләргә ышанырга ярамаганлыгы сүзсез дә аңлашыла кебек. Ләкин ышанучылар аз түгел. Әлеге төр оешмаларга мөрәҗәгать итәр алдыннан мең кат кына түгел, миллион кат уйлау таләп ителә, дип ассызыклый белгечләр. Финанс пирамидаларының төп билгеләрен исә укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Беренчедән, шикле оешма сезгә банк кертеменнән югарырак булган табыш вәгъдә итә. Ләкин сез шуны төгәл белергә тиеш: бер генә оешма да сезгә Россиянең Үзәк банк ставкасыннан 2,5-3 тапкырга югарырак булган керем тәкъдим итә алмый. Икенчедән, җитди компания артына яшеренгән финанс пирамидалары сезгә керткән акчагызны алдан сөйләшенгән процентлар белән тулысынча кире кайтарырга вәгъдә итә. Бу исә шулай ук дөреслеккә туры килми, чөнки акча кайтару белән бары тик рәсми банклар гына шөгыльләнә ала. Ә алар Россия Үзәк банкы тарафыннан катгый контрольгә алынган.

Финанс пирамидасын ачыклауның иң җиңел юлы исә: кагыйдә буларак, алар ставка күләмен арттыру өчен дуслар һәм танышларыгызны да алып килергән чакыра. Әле алай гына да түгел, моның өчен акчалата бүләк тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә сездән семинар, уку яки башка төр хезмәт өчен акча түләвегезне үтенәләр икән, бу - әлеге оешмага ышанырга ярамый дигән сүз.

Компания турында тулы мәгълүмат белән танышып чыгу да сезне финанс пирамидасы тозагыннан саклап калырга мөмкин. Халыктан акча җыю белән шөгыльләнә торган оешмалар, кагыйдә буларак, яңа гына барлыкка килгән һәм Россиянең башка төбәгендә теркәлгән була. Компания турында мәгълүмат табу исә шактый катлаулы, аларның тиешле лицензияләре юк һәм алар сезгә кредитлы булмаган финанс оешмасы реестрына теркәлү турындагы документ күрсәтүдән баш тарта. Бу очракта әлеге компанияләрдән тиз арада "качу" ягын карагыз. Юкса, акчагыздан колак какканыгызны сизми дә калырсыз!

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев