Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат ташучыларга- стимул

"Татмедиа" ААҖ "Татарстан почтасы" ПС УФ белән берлектә 2013 елның икенче ярты елына газета-журналларга язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте. "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы кечкенә шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләрендә 2013 елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ басмаларына язылу...

"Татмедиа" ААҖ "Татарстан почтасы" ПС УФ белән берлектә 2013 елның икенче ярты елына газета-журналларга язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте.
"Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы кечкенә шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләрендә 2013 елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ басмаларына язылу рәсмиләштерүгә җәлеп ителгән теләсә кайсы ОПС хезмәткәре конкурста катнаша ала.
"Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә ТР поселок һәм авылларында урнашкан, "Татмедиа" ААҖ басмалары буенча язылу ешлыгы һәм тиражның аеруча артуын күрсәткән почтамт хезмәткәрләре түбәндәге призлар белән бүләкләнә: беренче урын-34483 сум, икенче урын- 28736 сум һәм өченче урын- 22989 сум.
Конкурста җиңүчеләрне ачыклау критерийлары: 2012 елның икенче ярты еллыгы тиражлары күләменә карата 2013 елның икенче ярты еллыгына "Татмедиа" ААҖ басмалары тиражының артуы һәм язылу ешлыгы, ягъни торак пунктның мең кешесенә исәпләгәндә "Татмедиа"ААҖ басмасына язылучыларның җыелма күләме. Почта элемтәсе бүлекчәләре конкурсында катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев