Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрвакыт элемтәдә

7 майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләрен чираттагы һөнәри бәйрәмнәрендә зур бүләк, аларның клиентларын күңелле сюрприз көтә: РУЭС бинасына ике елга сузылган туры күләмле реконструкция тәмамланып килә, ул май ахырында төгәлләнәчәк. Кама Тамагында "Таттелеком" ААҖ әбүнәчеләренә хезмәт күрсәтү залы һәм сатулар офисы ремонтланган. Яңартылган...

7 майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләрен чираттагы һөнәри бәйрәмнәрендә зур бүләк, аларның клиентларын күңелле сюрприз көтә: РУЭС бинасына ике елга сузылган туры күләмле реконструкция тәмамланып килә, ул май ахырында төгәлләнәчәк. Кама Тамагында "Таттелеком" ААҖ әбүнәчеләренә хезмәт күрсәтү залы һәм сатулар офисы ремонтланган. Яңартылган залны заманча техника белән җиһазлыйлар.
Элемтәчеләр бәйрәмгә үз ветераннарына бүләк әзерләгән. Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов "Таттелеком"ның компания ветераннарын компьютер грамотасына өйрәтү инициативасы турында сөйләде. Безнең үзәк базада дәресләр июль аенда башланачак. Ә Илназ Хәлим улы әйтүенчә, гамәлдәге хезмәт күрсәтү пакеты белән бергә якындагы вакытта компания районыбыз халкына хезмәт күрсәтүнең тагын бер яңа төрен - "Таттелеком" һәм СМАРТСның уртак проекты чыбыклы "Летай" хезмәтләреннән файдаланучы - "Таттелеком" әбүнәчеләре өчен җәлеп иткеч тарифлы "Летай" мобиль элемтәсе гамәлгә керә. Стационар телефоннардан чыбыклы элемтә хезмәтләре күрсәтү буенча элемтә үзәге эше турында сөйләп, Илназ Хәлим улы хезмәтнең әлеге төренә ихтыяҗ булса да, аңа тоташу күләменең кимүен билгеләп үтте. Бүгенге көнгә телефон хезмәтләреннән 3790 кеше куллана, 2184 әбүнәче интернет кулланучы һәм 482 кеше IP-телевидение тоташтыру хезмәтеннән файдаланды. Шулай ук узган ел нәтиҗәләре буенча РУЭС Олы Салтык һәм Олы Яңасала авыллары арасында 22,9 км җепселле оптик линия сузды, Кама Тамагында һәм Олы Салтыкта 20,5 км озынлыктагы элемтә линиясенә җир асты алымы белән капиталь ремонт үткәргән.
Бүген предприятие һәм район халкын сыйфатлы элемтә хезмәте белән тәэмин итеп, Кама Тамагы РУЭС үзенең тәҗрибәле хезмәткәрләре белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып эшли. Татьяна Сороковнина быел элемтә үзәгендә эшләвенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Татьяна Анатольевна II категория электр элемтәсе инженеры булып эшли. Аның хезмәттәше электромонтер Александр Перцев һәм телеграммалар ташучы Ольга Россиева биредә 30 ел эшли.
Бүген "Таттелеком"ААҖ- республика элемтә тармагы лидеры. Компания әлеге алдынгылыкка кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтүе нәтиҗәсендә ирешә. Район электр элемтәсе үзәге бүген үзенең эшчәнлегендә заман таләпләренә туры килергә, әбүнәчеләр өчен элемтә яхшы, уңайлы булсын өчен сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X