Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәркемгә кулай мохит

«Гражданнарның аз мобильле катламы өчен «Кулай мохит» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында районда тормыш эшчәнлеге өчен аерым шартлар булдырыла. Үзәк район сырхауханәсенә һәм стационарга, «Богородский рай» ЦСОНга гражданнарның югарыда телгә алынган категориясенә җайлау өчен 2 млн. 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. Район үзәгенең Комаров урамындагы 15нче йорт подъезды да...

«Гражданнарның аз мобильле катламы өчен «Кулай мохит» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында районда тормыш эшчәнлеге өчен аерым шартлар булдырыла.
Үзәк район сырхауханәсенә һәм стационарга, «Богородский рай» ЦСОНга гражданнарның югарыда телгә алынган категориясенә җайлау өчен 2 млн. 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. Район үзәгенең Комаров урамындагы 15нче йорт подъезды да пилот режимында «Кулай мохит» таләпләренә туры китереп җиһазланачак. Җәяүлеләр юлын җайлау өчен 1 млн. 700 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бүген программа район белгечләре катнашында 2012-2015 елларга эшләнгән һәм инвалидларның мәгълүматны белүгә һәм социаль инфраструктура объектларына тоткарлыкларсыз керүенә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев