Һәркемгә кулай мохит
Халыкара инвалидлар көне бәйрәм түгел һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу көнне бездән кызгану көтми, аларга карата яхшы мөнәсәбәт һәм риясыз ярдәм кирәк. авыру кайчак кешенең гадәти тормышын үзгәртә һәм яхшы якка түгел. Бу очракта гомер буена кешеләр мәрхәмәте ярдәмгә килә. Әлеге бурычны дәүләт даими үз өстенә ала. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән...
Халыкара инвалидлар көне бәйрәм түгел һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу көнне бездән кызгану көтми, аларга карата яхшы мөнәсәбәт һәм риясыз ярдәм кирәк. авыру кайчак кешенең гадәти тормышын үзгәртә һәм яхшы якка түгел. Бу очракта гомер буена кешеләр мәрхәмәте ярдәмгә килә. Әлеге бурычны дәүләт даими үз өстенә ала. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары бүгенге көндә авыру һәм сәламәт кешеләр арасында килеп чыккан дистанцияне кыскартучы әһәмиятле характер ала.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Алевтина Докина районда яшәүче инвалидларга нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйли.
Бүген безнең районда 1850 инвалид яши, шуның 68е-балалар. Социаль яклау учреждениесе эшендә аерым игътибар инвалидларны тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү мәсьәләсенә бирелә. Агымдагы елда тернәкләндерүнең индивидуаль программасы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала һәм 7 өлкән кеше республиканың тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелде. Санатор-курорт юлламасыннан 59 кеше файдаланган, чиратта 141 кеше тора. Протез алу урынына бару бәясен түләп, протез-ортопедия эшләнмәләре белән 42 кеше тәэмин ителгән. Тернәкләндерүнең техник чаралары-кресло коляска, колак аппаратлары, текстлы телефон җайланмасы, махсус җайланма-уку өчен сөйләүче китаплар, яктылык вибрацияле тавышлы сигнализаторлар, телетекстлы телевизорлар, тонометрлар һ.б. белән 165 кеше тәэмин ителгән. Квартал саен 78 авыр хәлдәге авыруга кием бирелә. Тернәкләндерү чаралары һәм абсорбцияле кием өйгә китерелә.
- Бүген ЦСОНның социаль-тернәкләндерү бүлеге районда яшәүчеләр арасында популярлык казана. Инвалидларны тернәкләндерү максатларында ул ничек файдаланыла?
- Ел башыннан биредә, балаларны да кертеп, 132 инвалид сәламәтлекләрен ныгыткан. Ункөнлек вакытында бу категориягә кергән кешеләр биредә 50% ташлама белән ял итә ала. Бу вакытта мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен волонтерларны тартып, төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. 6 декабрьдә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ачык ишекләр көне игълан ителде. Даими карауга мохтаҗ 49 инвалидка өйгә барып хезмәт күрсәтелә.
- Материаль ярдәм сорап инвалидлар еш мөрәҗәгать итәме?
- Агымдагы елда аз тәэмин ителгән 20 инвалидка 52 мең 536 сумлык материаль ярдәм күрсәтелгән. Башкарма комитет ярдәме белән ялгыз яшәүче балачактан инвалид булган А.Таловага район хәйрия фондыннан фатирга газ кертү өчен 30 мең сум акча бүлеп бирелде. Инвалид баланы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләүче Ю.Сергеевага җылылык үткәрү өчен хәйрия фондыннан 20 мең сум акча күчерелгән. Район попечительләр советы карары белән хәйрия акчасыннан 101160 сумлык 6 ноутбук сатып алынган һәм инвалид балаларга тапшырылган. ЦСОН аша ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ инвалидларга яңа һәм кулланышта булган кием-салым, аяк киемнәре төрендә ярдәм күрсәтелә. Инвалидлыгы булган барлык гражданнар субсидия-ташлама төрендә ай саен социаль ярдәм ала. Бу сумма айга 500 мең сум тәшкил итә.
- Бу категориягә кергән гражданнар өчен тагын нинди ташламалар каралган?
- Агымдагы елның гыйнвар аеннан «Хәрби травма нәтиҗәсендә инвалидларга зыянны каплау» турында 306 нчы федераль закон нигезендә, хәрби хезмәт вазыйфасын башкарганда һәлак булучыларның гаиләләре һәм Бөек Ватан сугышы инвалидлары- барысы 18 кеше, айлык акча түләүләре ала. Автотранспорты булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм гомуми авырулар буенча инвалидларга ел саен транспорт чарасы хуҗасына гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләү килешүе буенча түләүнең 50%ы компенсацияләнә. Чернобыль АЭСы авариясен бетерүдә катнашкан инвалидларга ай саен сәламәтлеккә килгән зыян өчен һәм азык-төлек товарларына компенсация түләнә.
- Районда яшәүче инвалидларның торак мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Федераль программа нәтиҗәсендә 167 өлкән яшьтәге сугыш ветеранына торак алуга субсидия бирелде һәм алар үзләренең торак шартларын яхшыртты.
- Инвалидларны тормышның актив мохитына тарту буенча эшләр ничек бара?
- Ел саен районда мөмкинлекләре чикләнгән өлкән кешеләр һәм балалар катнашында фестиваль үткәрелә, кулланма сәнгать һәм иҗат күргәзмәләре оештырыла. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Жемчужинка" түгәрәге оештырылды, биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар бәйләргә өйрәнә, ә белгечләр социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерергә һәм тормышка яраклашырга өйрәтә. Инвалидлар район һәм республикада үткәрелүче спорт ярышларында да актив катнаша. Ел саен ункөнлек вакытында инвалидлар өчен төрле чаралар үткәрелә. Күңел ачу чараларыннан тыш очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Ункөнлек кысаларында инвалид балалар һәм балачактан инвалидларга продуктлар җыелмасы тапшырыла. Моның өчен район бюджетыннан 69300 сум акча бүлеп бирелгән. Һәр ел саен районда инвалид балалар өчен яңа ел бүләкләре тапшырып, Хәйрия чыршылары үткәрелә. Ул да район бюджетыннан финанслана.
- Районда "Кулай мохит" программасы ничек тормышка ашырыла?
- Агымдагы елда шушы программа нигезендә, инвалидларга уңайлыклар булдыру өчен район үзәк дәваханәсенә 2,5 миллион сум, халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә 1 миллион, коляскада утыручы инвалид яшәгән күпфатирлы йорт подъездын адаптацияләү өчен 300 мең сум һәм Кама Тамагы штп үзәгендә җәяүлеләрнең юлны аркылап чыгу урынын адаптацияләүгә 1,7 миллион сум бүлеп бирелде. Болар инвалидларның яшәү шартларын яхшыртыр дип ышанабыз.
Гамәлдәге законнар нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп эшләнә, шуңа да карамастан проблемалар да күп әле: болар- инвалидларны эшкә урнаштыру, торак шартларын яхшырту, социаль инфраструктура объектларына каршылыкларсыз үтүне тәэмин итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев