Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрчак сафта

ДАИ - ЮХИДИ 1936 елның 3 июлендә оеша. Агымдагы елда бу хезмәткә 77 ел тула. Һәр ЮХИДИ бүлегенең үз тарихы бар. 1970нче елларда ДАИ хезмәткәрләре булып Мөнир Кәримов, Владимир Пчелин эшләгән, 1980нче елларда аларны Илгиз Низамов, Рәис Зиннәтуллин алыштырган, 1990нчы елларда Илһам Вәлиев, Владимир Солдатов килгән. Хезмәт эшчәнлекләрен Николай Вахромов,...

ДАИ - ЮХИДИ 1936 елның 3 июлендә оеша. Агымдагы елда бу хезмәткә 77 ел тула.
Һәр ЮХИДИ бүлегенең үз тарихы бар. 1970нче елларда ДАИ хезмәткәрләре булып Мөнир Кәримов, Владимир Пчелин эшләгән, 1980нче елларда аларны Илгиз Низамов, Рәис Зиннәтуллин алыштырган, 1990нчы елларда Илһам Вәлиев, Владимир Солдатов килгән. Хезмәт эшчәнлекләрен Николай Вахромов, Вилдан Хәмидуллин, Рәфкат Җамалиев та юл-патруль хезмәте инспекторлары булып башлаган. 1995 елдан Марсель Мөбәриев, 1999 елдан Радик Әхмәтҗанов, Рәмис Мозаффаров та биредә хезмәт куя.
1994 елдан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды оеша, беренче көннәрдән үк аңа Сания Гайнетдинова җитәкчелек итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу фонд юл транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән зур эш алып бара.
2011 елда ЭЭМ һәм ЮХИДИ системасы модернизацияләнә. ЮХИДИ бүлекчәсен Югары Ослан районара полиция бүлегенә кушканнан соң хезмәткәрләр штаты кыскартыла һәм анда Илшат Яруллин белән яшь белгеч Алмаз Садыйков кына кала. Аларга эш башкару буенча Елезавета Зиннурова ярдәм итә. Илшат Яруллин Һәм Марсель Мөбәриев Төньяк Кавказ регионы территориясендә хәрби гамәлләрдә дә катнаштылар.
Һәр ел саен шәхси секторда транспорт чаралары саны арта бара. Машина йөртүчеләрне сыйфатсыз әзерләү нәтиҗәсендә ел саен юлларда юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Гадәттә, һәлакәтләр бозлавык, томан, буран, көзге-кышкы юлсызлык вакытында була, ә хәзер яхшы юллар, җәйге матур көннәрдә дә фаҗига еш күзәтелә. «Хәзерге вакытта юлларда үз-үзеңне тоту культурасы җитми, бер-беребезне һәм тәүлек дәвамында юлларда кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләрен хөрмәт итмибез», - ди Илшат Яруллин. Чынлап та, юллар шаярганны яратмый. Әгәр руль артына утыргансың икән, син үзең өчен дә, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә җавап тотасың. 2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Бөтенроссия максатлы программасы тормышка ашырылды. Кама Тамагы -Тәмте, Кама Тамагы - Апас юнәлешендә яңа юллар барлыкка килде, яңа юл билгеләре куелды- болар барысы да безнең өчен, районда яшәүчеләр өчен.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан ДАИ -ЮХИДИ системасы хезмәткәрләрен һәм барлык ветераннарны чын күңелдән тәбрик итәбез.
Авыр хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, ә машина йөртүчеләргә хәерле юллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев