Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәткә әзерләнәбез

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы тәмамланды, ул традиция буенча мәктәпләрдә февраль аенда үткәрелде.

Үткәрелгән чараларда Бөек Ватан сугышы, сугыш елларында ватандашларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына, яшь буында тарихи истәлекләрне саклау темалары төп урынны алып торды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үткәрелде; Бөек Ватан сугышы, Россиянең кораллы көчләре, фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган мәгълүмат стендлары, тематик күргәзмәләр төзелде.

"Горурланабыз сезнең белән, Ватанны саклаучылар!" республика акциясе кысаларында мәктәп укучыларының Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары, ветераннар һәм танылган кешеләр белән әңгәмәләр, "батырлык дәресләре" оештырылды, анда якташларыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше барланды. "Игелек кыл!", "Изге эш эстафетасы", "Тимурчылык десант" волонтерлык акциясе үткәргәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирелде, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлләр чистартылды, ветераннарга ярдәм күрсәтелде.

Районның урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Россиянең хәрби дан көне" тематик дәрес-презентацияләр Россия тарихындагы юбилей һәм истәлекле даталарга багышлап иҗат эше конкурслары һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде һәм үткәрелә.

Кама тамагы мәктәбендә "41дә безнең балачак төгәлләнде", "Мин үз гаиләмнең тарихын беләм", "Сугыш көйдергән балачак" темаларына очрашулар булды. Мәктәп укучылары сугышта катнашучылар турында материаллар җыйды, "Сезнең белән горурланабыз, Ватанны саклаучылар" республика акциясенә багышланган батырлык дәресләре һәм башка чаралар үтте.

Затон мәктәбендә "Кайгырту" тимурчылык акциясе, "Телеграмма" операциясе, мәктәпне тәмамлаган хәрби хезмәткәрләргә багышланган тарихи-туган як экспедициясе, әтиләр һәм бабайлар бәйрәме, "Поселок ветераннары" дип аталган виртуаль экскурсия үткәрелде.

Кама Тамагы татар мәктәбендә "Сугышчы даны" батырлык дәресе, "Ватан нәрсәдән башлана" инша конкурсы, "Минем Ватаным" шигырь конкурсы, сугышчы-интернационалистлар белән очрашу, тимурчы рейдлары булды. Тәмте мәктәбендә тимурчы отрядлары ярышты, батырлык дәресләре үтте, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышчы-интернационалистлар белән очраштылар, патриотик җыр фестивале, иҗат эше конкурслары оештырылды. Олы Салтык мәктәбе "Ветераннарны котлау", "Ветеран янәшә яши" акцияләре оештырды, "Муса Җәлил батырлыгы" класс сәгате, ата-аналар катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Сөйки мәктәбендә укучылар "Бәйрәм белән, Ватанны саклаучылар!", "Солдатларга чәчәкләр" акциясендә катнашты, класс сәгатьләре, "Бөек Ватан сугышында минем гаилә тарихы", "Ягез әле, егетләр" инша конкурслары үтте.

Кадет мәктәп-интернатында кадетларга багышлап, класс сәгатьләре, Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-спорт ярышлары һәм концертлар булды.

Олы Кариле мәктәбендә батырлык дәресләре, сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына ачык хоккей турниры үткәрелде.

Красновидово мәктәбендә класс сәгатьләре яшь батырлар, герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланды, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 23 ел тулуга багышланган "Хәтер" линейкасы, "Мин яратам сине, Россия!", КВН, "Утлы еллар җырлары" солдат җыры фестивале үткәрелде.

Ай дәвамында районның урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары, сәламәтлек көннәре, строй һәм хәрби җыр смотрлары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев