Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр оешманың йөрәге

Кешене уйларга һәм эшләргә мәҗбүр итеп йөрәкнең организмдагы кан тамырларыннан канны кууы кебек бухгалтерия дә коллективтагы һәр кешене эшләргә мәҗбүр итеп финансларны кирәкле юнәлештә күчерә һәм аларның вакытында эшләвен күзәтеп тора. Зөһрә Сафина 35 ел элек мәктәпне тәмамлаганнан соң хисапчы белгечлеген сайлап эшли башлый. Тәтеш районында бер ел эшләгәннән соң...

Кешене уйларга һәм эшләргә мәҗбүр итеп йөрәкнең организмдагы кан тамырларыннан канны кууы кебек бухгалтерия дә коллективтагы һәр кешене эшләргә мәҗбүр итеп финансларны кирәкле юнәлештә күчерә һәм аларның вакытында эшләвен күзәтеп тора.
Зөһрә Сафина 35 ел элек мәктәпне тәмамлаганнан соң хисапчы белгечлеген сайлап эшли башлый. Тәтеш районында бер ел эшләгәннән соң Казандагы банк мәктәбенә укырга керә. Белгечлек алып Зөһрә Фәннур кызы элеккеге эш урынына кайта һәм анда 5 ел баш хисапчы урынбасары булып эшли. Аның һөнәри эшчәнлегенә Казан шәһәре дә кергән, ул Татпчелопромда ревизия хезмәтен җитәкли. 1993 елда безнең районга күчеп кайтканнан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя. Ул көчле белгеч, үз эшен биш бармагы кебек белә. Шуңа күрә идарәдә яхшы хезмәткәр буларак аны хөрмәт итәләр.
Гөлназ Бикмуллина үз һөнәрен башкага алыштырмас, мөгаен. Мәктәптән соң Лаеш совхоз-техникумын тәмамлап, Апас районындагы бер хуҗалыкта белгечлеге буенча эшли. Соңрак ире белән безнең районга күченеп киләләр һәм ул мәгариф бүлегенә эшкә урнаша. Шул вакытта читтән торып авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетына укырга керә. 2006 елда Гөлназ Илдар кызы яңа гына оешкан үзәк бухгалтериягә җитәкче урынбасары булып урнаша, ә 2010 елда бу учреждениене җитәкли. Хезмәттәшләре аны грамоталы белгеч буларак белә, ул бухгалтерия эшен яхшы аңлап, аны эшендә куллана.
Үзәкләштерелгән бухгалтериядә иң яхшы хисапчыларның берсе - Алинә Заһидуллина. Ул агымдагы елда Казан энергетика техникумының икътисад факультетын тәмамлап, КГФЭИга укырга керә. Аның хезмәт стажы әлегә аз, бары тик берничә ай гына. Аның һөнәри эшчәнлеге ничек дәвам итүе берникадәр өлкән хезмәттәшләре, аларның үз тәҗрибәсе белән уртаклашуы, компетентлыкка да бәйле.
Әлеге хатын-кызларны һәм райондагы барлык хисапчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев