Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр нәрсәгә әзер

Узган пәнҗешәмбедә Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбендә янгыннар килеп чыккан очракта укучылар һәм персоналны эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде. Мондый өйрәнүләр куркынычсызлык айлыгы кысаларында районның урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә ел саен үткәрелә. Моннан тыш, күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр яши торган урыннарда тикшерүләр үткәрә, һәр мәктәптә булдырылган яшь янгын...

Узган пәнҗешәмбедә Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбендә янгыннар килеп чыккан очракта укучылар һәм персоналны эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде.
Мондый өйрәнүләр куркынычсызлык айлыгы кысаларында районның урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә ел саен үткәрелә. Моннан тыш, күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр яши торган урыннарда тикшерүләр үткәрә, һәр мәктәптә булдырылган яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы, кадет класслары белән эшне активлаштыра.
Алдан хәбәр итмичә Кама Тамагы районы янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Илсур Камбеев һәм бүлекчә хезмәткәре Дмитрий Бобров мәктәпкә килеп куркынычсызлыкны хәбәр итү сигналы бирде. 3-4 минут эчендә укытучылары белән укучылар бинадан эвакуацияләнде һәм мәктәпнең спорт мәйданчыгына җыелдылар. Һәр укытучы җитәкчегә мәйданчыкка чыккан балалар саны турында мәгълүмат бирде. Аларның һәркайсында индивидуаль саклану чарасы- марля бәйләвеч бар иде. Мәктәптә 15 укучыдан торган яшь янгын сүндерүчеләр командасы классы бар. Янгын күзәтчелеге вәкиле иң беренче булып алар янына килде. Илсур Илгиз улы тема буенча аларга берничә сорау бирде һәм дөрес җавап алды.
Мондый тренировкалар Рудник, Иске Казиле, Келәнче, Тәмте һәм Красновидово мәктәпләрендә үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитди җитешсезлекләр очрамады. Беренчел янгын сүндерү чаралары барлык мәктәпләрдә дә бар. Барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә автомат янгын сигнализациясе җайланмасы куелган. Министрлар кабинетының 10 нчы карары нигезендә, мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләре янгын-техник минимум турында өйрәнүләр үтте. Мондый тренировкалар ай ахырына кадәр районның башка мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында да үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев