Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр җирдә чисталык булсын

13 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты каршында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда авыл һәм шәһәр җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 5 административ хокук тәртибен бозу турындагы эш тикшерелде. Шуларның өчесе авыл хуҗалыгы терлекләрен күзәтүчесез урамга чыгарган Сөйки авылы кешеләренә карата төзелгән иде. Бу кешеләрнең һәрберсенә 2000әр сум күләмендә...

13 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты каршында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда авыл һәм шәһәр җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 5 административ хокук тәртибен бозу турындагы эш тикшерелде. Шуларның өчесе авыл хуҗалыгы терлекләрен күзәтүчесез урамга чыгарган Сөйки авылы кешеләренә карата төзелгән иде. Бу кешеләрнең һәрберсенә 2000әр сум күләмендә административ штраф салынды. Әлеге хокук тәртибен бозганчыга кадәр бу затлар августта гражданнар җыенында катнашты. Аларга авыл хуҗалыгы терлекләрен күзәтүчесез урамга чыгарырга ярамаганлыгы һәм көтү оештырырга кирәклеге аңлатылган иде. Әмма алар моңа колак салмаган. Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләренең 7.2 пункты нигезендә, терлекләрне (сыер, ат, сарык, кәҗә) күзәтүчесез урамга чыгару яки көтү тыела. Моның өчен 2000-5000 сум күләмендә штраф салына.

Кама Тамагы штп башкарма комитетының вакытлыча рөхсәтеннән башка урамга үз йорты янына төзелеш материаллары (ком, кирпеч) өйгән өчен район үзәгендә яшәүчегә карата эш кузгатылган иде. Моның өчен әлеге зат 2000 сум күләмендә административ җавапка тартылды. Җирлекләрне төзекләндерү кагыйдәләренең 8,2 пункты нигезендә, шәхси йорт яны, оешма, предприятие, учреждение территорияләрендә төзелеш материаллары, утын, күмер, салам, печән, тирес, тимер ватыклары саклау тыела. Моның өчен 2000-5000 сум күләмендә штраф салына. Төзелеш материалларын һәм ягулык, терлек азыгын вакытлыча саклау өчен башкарма комитет язмача рөхсәт бирә.

Рус Бортасы авылында йорт янына "Беларусь» тракторын куйган өчен "Патриот" КФХ эшчесенә карата эш кузгатылган иде. Ул шулай ук 2000 сум күләмдә административ штрафка тартылды. Җирлекләрне төзекләндерү кагыйдәләрнең 7.2 пункты нигезендә торак пунктлар территорияләрендә урнашкан шәхси йортлар, оешма һәм учреждение территорияләреннән читтә йөк автотранспорты, аларга тагылмалар, үзйөрешле механизмнар, авыл хуҗалыгы машиналары, көймәләргә тукталыш урыны ясау тыела, бу очракта гражданинга 2000-5000 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

Шуны исегезгә төшерәбез: шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре җирлек башкарма комитетлары, китапханәләр, мәдәният йортлары биналарында эленгән, алар белән шунда таныша аласыз һәм киләчәктә тәртип бозуларга юл куймассыз, дип уйлыйбыз.

Административ комиссия шулай ук сезнең игътибарга шуны җиткерә: "Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексының 8.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 2012 елның 14 июлендәге Законы нигезендә полиция участок уполномоченныйларыннан кала, административ хокук тәртибе бозу турындагы беркетмәне 2012 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының урындагы заты да (табигатьне саклау буенча ТР дәүләт инспекторы) төзергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев