Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр иртә янгын сиреналары яңгырый

30 апрельдә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне утлы дошман – янгыннан коткаручылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Бу көн бай тарихка ия. Бәйрәмнең башы 1649 елга тоташа, патша Алексей Михайлович Мәскәүдә тәүлек әйләнәсе янгыннан саклаучы күзәтү бригадалары булдырырга боера. Алар утка каршы көрәшү белән генә түгел, ул вакытта кабул ителгән янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәү белән дә шөгыльләнәләр. 

Безнең районда янгын сүндерү бүлеге кырык елдан артык эшли, атамасы берничә тапкыр үзгәртелә, башта милиция бүлегенең бер бүлекчәсе була, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оештырылганнан соң, яңа ведомствога күчерелә. 

2011 елның 5 сентябрендә районда авария-коткару хезмәте төзелә, моны авария-коткару эшләрен үткәрү, янгыннарны сүндерү һәм торак пунктлардан тыш эзләү эшләре үткәрү хокукы турындагы документ раслый. Катлаулы хәлләрдә ПСЧга Буа һәм Казан коткару отрядлары хезмәткәрләре ярдәмгә килә.

116 нчы янгын сүндерү-коткару часте юл-транспорт һәлакәтләре вакытында, башка органнар белән хезмәттәшлек итеп, янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләре буенча  2021 елда – 34, 2022 елда – 49, 2023 елда 24 тапкыр чыккан.

– 2022 елда ялган шалтыратулар нәтиҗәсендә шундый кискен сикереш булды. Хәтерлисезме, берара көн саен район судына шартлаткыч җайланмалар куелу турында хәбәрләр килеп торды, - диде 116 нчы янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчесе Дмитрий Бобров. - Без аларны игътибарсыз калдыра алмадык, бер ел эчендә 19 шундый хәбәр килде, алар вакыйга урынына чыгулар санын ике тапкыр диярлек арттырды. Янгын сүндерүдән тыш, безгә эчтән бикләнгән ишекләрне ачарга,  машина яну куркынычы янаганда яки кешеләр транспортта бикләнеп калган очракларда юл-транспорт вакыйгасы урынына чыгарга туры килә.

Бүген райондагы иминлекне янгын сүндерү-коткару часте һәм янгынга каршы хезмәтнең өч аерым отряды тәэмин итә. 

– Ел саен елгада боз каткан һәм боз киткән чорда Заовражный Каратайда вакытлыча пост урнаштырыла, анда ГИМС хезмәткәрләре белән бергә ЗПСО хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе дежур тора, - ди Дмитрий Бобров. - Республика буенча елга акваторияләрендә барлыгы шундый 10 вакытлыча пост урнаштырыла.

Кешеләрне эзләүдә ПСЧ хезмәткәрләре еш катнаша. Куйбышев Затонында  яшәүче бер хатын-кызны өч көн буе эзләгәнебез әле дә онытылмый, ул гөмбәгә дип чыгып киткән булган һәм, ориентны югалтып, Олы Мәрәтхуҗа ягына таба киткән. Өлкән яшьтәге хатын салам өемнәрендә ике төн кунган, ләкин уяу ПСЧ хезмәткәрләре аны шулай да Кече Салтык җирлеге кырларында табып алды. Хатынны исән-имин өенә алып кайтып куйдылар.

– Бу очракның ахыры хәерле тәмамланды, әмма якыннары юл-транспорт һәлакәтендә яки янгында һәлак булган кешеләр белән аралашуы  авыр, - ди Дмитрий Владимирович.
Дмитрий Бобров ведомствода 20 ел эшли, шуның 18 елын күзәтчелектә хезмәт куйган, соңгы ике елда ПСЧга җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә кырык кеше эшли, тагын өч вазифага вакантлы урын бар.

Иң яшь хезмәткәр – Никита Ильин. Ул янгын сүндерүчеләр династиясен дәвам итә, аның әтисе бу өлкәдә берничә дистә ел хезмәт куйган һәм бүген дә Сөйкидәге аерым постта эшли.

Аның белән бергә бирегә Рәйхан Якимов килгән. Алар икесе дә хәзерге вакытта стажировка үтәләр.

Янгын сүндерүче белгечлеге буенча башлангыч белем алучы Никита Мокшин бабасының эшен дәвам итә.

– Мокшин Владимир Николаевич каравыл начальнигы һәм минем остазым иде, – ди бүлекнең өлкән хезмәткәре Федор Тарасов.
Федор Юрьевич утыз елга якын гомерен янгыннарда кешеләрне коткару эшенә багышлаган. Мәктәпне тәмамлагач, берничә ел кинофикациядә эшләгән, район мәдәният йортында кинофильмнар күрсәткән. Ә армиядән соң башка өлкәдә эшләргә карар кылган.

– Балачакта янгын сүндерү машиналарыннан бик курка идем,  аларның сиреналары куркыныч тоела иде. Үскәч, бу тавышлар һәрчак борчу уятты. Мин бу куркуны җиңә алырмынмы дип үземне сынап карарга булдым. Һәм күргәнегезчә, җиңә алдым – биредә инде ничә ел эшлим, остазым кебек, хәзер инде каравыл начальнигына әверелдем.

ПСЧда барлыгы дүрт каравыл эшли. Хезмәт вакытында каравыл хезмәткәрләре чакыруны көтеп телевизор янында утырмый. Аларның һәр эш көненә вазифалар билгеләнгән. Әгәр янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр килмәсә, хезмәткәрләр теоретик һәм гамәли күнекмәләр белән шөгыльләнә. Махсус аерым бүлмәгә төтен җибәрелә, хезмәткәрләр алдына кешеләрне эзләп табу һәм коткару, документлар һәм кыйммәтле әйберләрне алып чыгу бурычы куела.

– Күнекмәләр чынбарлыкка якын шартларда узсын өчен, һәр юлы камерага яңа каршылыклар куела, - ди Дмитрий Бобров. - Өйрәтү макеты ролен үти торган иске машинабыз бар. Анда коткаручылар юл һәлакәтендә зыян күргән кешеләрне коткару өчен ишекләрне һәм түбәләрне дөрес итеп кисәргә өйрәнә. Тимер ишек үрнәге бар, аның ярдәмендә хезмәткәрләр зыян күрүченең фатирына керү өчен ишекне ачарга өйрәнә, квартал саен физик әзерлек буенча нормативлар тапшыралар.

Янгын сүндерүчеләрнең эш сменасы сафка тезелү, машина йөртү таныклыклары барлыгын һәм махсус чаралар белән идарә итүгә рөхсәт булуны тикшерүдән башлана. Махсус киемнәрдә сынау даталары маркировкасы тикшерелә, төтенле бүлмәдә эшләү өчен сулыш алу аппаратларының төзеклеген тикшерәләр, шоферлар махсус техниканы кабул итә, махсус сигналларның эшен тикшерә. Якындагы йортларда яшәүчеләр һәр иртә гараждан килгән сирена тавышларына инде күнеккән.

Алда – янгын сүндерүчеләр өчен иң киеренке чор. Яз – коры үләннәрне яндыра, учаклар яга торган вакыт. Көннәр озаю һәм һава торышы җылыну белән урамда балалар һәм яшүсмерләр саны арта, олылар аларның кайдалыгын һәрвакытта да контрольдә тотмый. Шул ук вакытта коры үләнне контрольсез яндыру, көчле җил чыгып, фаҗигагә китерергә мөмкин. Районда бакчадагы учак аркасында бер урамда ун йорт янган очрак та булганы бар.

“Ут белән сак булыгыз!” - дип кисәтә янгын сүндерүчеләр. Бу аларның эшен җиңеләйтеп кенә калмый, кемнеңдер милкен, бәлки, гомерен дә саклап калачак.

Алмаз Фәтхуллин җиде ел «Каратал» аерым постында машина йөртүче булып эшләгән. Күптән түгел Кама Тамагына күченеп килгән һәм янгын сүндерү бүлегендә эшен дәвам итәргә карар иткән. Аны эшкә каравыл хезмәткәре буларак алганнар. Алмазның тәкъдиме белән янгын сүндерү бүлегендә музей почмагы булдырылган, анда янгын сүндерүчеләр тарафыннан җыелган элеккеге әйберләр – каскалар һәм рацияләр, янгын сүндерүче костюмнары, төтенле бинада эшләү өчен ранец бар. Пыяла витринага янгын сүндерү бүлеге тарихын яктырткан альбом урнаштырылган.

– Бу мәктәп укучыларында аеруча кызыксыну уята, янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә килгәч, алар элеккеге җайланмаларны карыйлар, - ди Алмаз Фәтхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев