Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр эшкә иҗади карашта

Рәисә Хәсәнова Келәнчедә танылган шәхес.

Ул озак еллар авыл балалар бакчасы эшен җитәкләгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади үсеше белән шөгыльләнгән. Һәм аның тәрбияләнүчеләре шигырь укучылар, җырчылар, биючеләр арасында район конкурсларында еш кына җиңү яулаган.

Иҗат аның үзенең тормышында да мөһим урын биләп тора. Ул күптәннән барлык авыл бәйрәмнәрен алып бара һәм аларны оештыруда, үткәрүдә җирлек башлыгының ярдәмчесе.
Ә 2021 ел ахырында ул тагын бер җәмәгать йөкләмәсен үз өстенә алган – авыл ветераннар советын җитәкли.

– Хәзер «Балкыш» бәйгесенә әзерләнәбез, - ди Рәисә Хәйретдин кызы. – Үзем дә чыгыш ясаячакмын, шулай ук без вокаль ансамбль оештырдык, репетицияләр ясыйбыз һәм коллектив конкурста үзен яхшы күрсәтер дип өметләнәбез. Безнең пенсионерлар арасында бик күп талантлы, белемле кешеләр бар, алар мәдәнияткә тартыла, гореф-гадәтләрне хөрмәт итә һәм үзләрен сәхнәдә күрсәтергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев