“Һәр чор өчен актив вакыт” проектын гамәлгә ашыралар
“Камские зори” социаль ярдәм үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасының “Һәр чор өчен актив вакыт” проекты 2022 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы грантларын алу буенча республика конкурсында җиңү яулады.
«Һәр чор өчен актив вакыт» проекты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыру өчен өстәмә шартлар булдыруга юнәлдерелгән, - диде учреждение җитәкчесе Ләйсән Садыйкова. - Үзәк территориясендә беседка – кызыксынулар буенча яңа коммуникатив мәйданчык барлыкка килде, анда язгы-җәйге чорда даими рәвештә сәламәтләндерү, социаль һәм иҗади чаралар үткәрелә, алар үзәккә ял итәргә килгән һәркемне сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, сәламәтлекне саклау күнекмәләренә җәлеп итә, пенсионерларның тернәкләнүен һәм ялын чын мәгънәсендә кызыклы итә торган коммуникатив сәләтләрен үстерүгә булыша.
- Безнең үзәккә килүчеләр саф һавадагы беседкада чәй эчү утырмаларында бик теләп катнашалар, - ди хезмәт буенча инструктор Лилия Хәмидуллина. -Чөнки чәйнең исе һәм тәме кешеләрне берләштерә, мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Искиткеч тәмле карабодай чәен эчкәндә, барыбыз бергә табышмакларга җаваплар табарга яратабыз, ял итүчеләр чәй турында сорауларга җавап бирә, бу популяр эчемлекнең килеп чыгышы һәм үзенчәлекләре турында күп мәгълүмат ала. Шулай ук проект кысаларында арт-терапия уздырыла. Мәсәлән, “Сирень ботагы» дәресендә һәр катнашучы, буяулар һәм мамык таякчалар кулланып, сирень ботагы рәсемен ясый. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметүче, кан басымын тотрыклыландыручы ял сеансы, уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф булдыручы, киеренкелекне бетерүче, “Теләкләр фонтаны" өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын активрак һәм уңайлырак итә…
Түбән Камадан Римма Гарипова һәм Әлмәттән Любовь Ионова бу сүзләрне җөпли – шәһәр ханымнары «Камские зори» үзәгендә булган һәр көнне актив аралашу белән сәламәтләнү мөмкинлеген кулланып уздырган, Кама Тамагы турында алар элек ишетеп кенә белгән булса, хәзер исә тернәкләндерү үзәгендә 15 көнлек ялга килгәч, биредә күп кенә кызыклы урыннар барлыгын үз күзләре белән күреп инанганнар.
- Пенсиягә чыккач, республика буйлап сәяхәт итү хыялымны тормышка ашырдым, – диде Казаннан Әлфия Шәймәрдәнова. Яше җитмештән узса да, физик активлыгы һәм рухи күтәренкелеге белән ул күп кенә яшьтәшләренә үрнәк. Элек күперләр, транспорт юллары һәм юл үткәргечләре төзү буенча махсуслашкан «Волгомост» АҖда эшләгән һәм ул вакытта туристик юлламалар буенча чит илләргә чыгып киткәне булган. Ләкин һәрвакыт Татарстанның истәлекле урыннары белән танышырга теләгән, ә алар бик күп һәм шуларның берсе – Кама Тамагы районы.
- «Камские зори» үзәгендә ял итүчеләргә көн саен максималь игътибар бирелә, - ди Әлфия Давыт кызы. - Инструкторыбыз Лилия Хәмидуллина безнең белән кул эшләре, арт-терапия буенча искиткеч дәресләр үткәрә. Беседкада без аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, чәй эчәбез, сөйләшәбез. Идел ярыннан китерелгән ташларга да рәсемнәр әлеге иҗади атмосферада ясала. Безне яхшы физик формада булырга ЛФК инструкторы Ирина Николаева өйрәтә. Ләйсән Садыйкова җитәкчелегендәге үзәк хезмәткәрләре үз эшләренең чын осталары, алар ял итүчеләргә актив озын гомергә омтылу өчен барлык шартларны да булдыра. Өстәвенә, үзәктә ял иткән чорда без бер урында гына утырмадык – районның гына түгел, ә Тәтеш шәһәренең дә истәлекле урыннарына һәм музейларына бардык, алар озак вакыт хәтердә сакланыр һәм без, әлбәттә, бу урыннарга кабат килергә телибез…
Безнең газета элегрәк тә социаль ярдәм үзәге тарафыннан халыкның актив озын гомерлелегенә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру турында язган иде, ә алда инде яңа планнар һәм проектлар, чөнки социаль учреждение хезмәткәрләре һәм аларның карамагындагылар һәрвакыт һәр чорда да актив…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев