Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хан кызы түгел, тоткын булдым”

Гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны укып барам. Күптән түгел "Сине рәнҗеткән өчен бу" дигән язма басылган иде. Шуны кат-кат укып чыктым. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Ике төн йоклый алмадым. Кайчандыр тормышымда булган вакыйгалар җанымны әрнетеп искә төште. Яшь чак. Бер оешмага эшкә килдем. Җитәкчедән барлык хез­мәттәшләрем дә зарлана иде. "Бары үзе турында...

Гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны укып барам. Күптән түгел "Сине рәнҗеткән өчен бу" дигән язма басылган иде. Шуны кат-кат укып чыктым. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Ике төн йоклый алмадым. Кайчандыр тормышымда булган вакыйгалар җанымны әрнетеп искә төште.

Яшь чак. Бер оешмага эшкә килдем. Җитәкчедән барлык хез­мәттәшләрем дә зарлана иде. "Бары үзе турында гына уйлый, башкаларны аңламый торган кеше", - диделәр аның хакында. Көн­нәр­дән бер көнне мине эшемнән алып, сәркатибе итеп куйды. Ул вакытларда эшсез калу куркынычы зур иде. Авылда авыру әниемне карыйсым бар, ризалаштым. Әни­гә атна саен дару кайтарырга кирәк, кайчак хаста­ханәгә салам, анда да акчасыз булмый. Җитәк­ченең сүзен тың­ларга, башны ияргә булдым.

Яңа ел кичендә зур бәй­рәм уздырдык. Менә шул вакытта Нияз миңа гашыйк икәнен әйтте. Моңарчы аны өйләнгән­дер, гаи­ләсе бардыр дип уйласам, ялгышканмын икән. "Синнән башка кеше миңа риза булып тора да алмас. Чык кияүгә. Өйдә хан кызы кебек утыртам үзеңне", - диде ул. Артыгын уйлап тормадым - риза булдым. Шул көннән мәх­шәрле тормышым башланды да инде.

Эштәге Нияз белән өйдәгесе бик нык аерыла башлады. Сугып та җибәрә, үз сүзеңне әйтергә ярамый. Авырлы икәнне белгәч тә: "Минем акчама кызыгып, бала алып кайтасың", - дип күңелне төшерде. Гади авыл кызы булсам да, горур идем. Бар киемнәремне җыеп чыгып киттем. Ә ул мине эзләп тапты. Өйгә кайткач, кабат тавыш чыгарды. Тагын чыгып китсәм, барыбер эз­ләп табасын әйтте. Түзеп яшәргә булдым. Ә ул шушы хәлләрдән соң, өйгә сирәк кайта торганга әйләнде. Улыбыз тугач, аның елавын сәбәп итеп, икенче фатирына күчеп китте. Хезмәтче һәм тоткын хәлендә идем. Ә бервакыт баламны кү­тәреп өйдән чыгып качарга булдым. Дус кызымда бер ай яшә­дем. Тик ирем мине тагын эзләп тапты. Өйгә кайткач, тагын шул хәлләр.

Аның миңа китереп сукканын гына хәтерлим, уянганда хас­та­ханәдә идем. Әле ниндие - юләр­ләр йортында! Андагы ке­ше­ләр­не күрүгә, каз тәне чыкты, йөрә­гем шартлый дип торам. Күземне генә ачмакчы булам, тагын йок­лап китәм. Шулай бик озак яттым. Биредә пешекче булып эшләүче Фирая апа коткарды мине. "Кызым, әйдә миңа чык", - диде ул. Шулай итеп гаи­ләсез калдым. Сабыемны күрергә тилмереп 15 ел яшәдем. Ирем ми­не башка эзләмәде. Әмма ба­ламның исән икәнен, аны иремнең әнисе үстергәнен белеп тордым. Күренергә курыктым. Бары ике ел элек кенә әлеге йортка атлап керергә батырчылык иттем. Чөнки дус кызым ирем­нең параличланганын әйт­те.

Мин килгәндә биредә табиб­лар кайнаша иде. Ниязның хәле авыраеп киткән икән. Табиблар: "Бер-ике ай гомере калган", - дип чыгып китте. Янына кердем. Ул түшәмгә карап ята. Әйтәсе сүзен дә әйтә алмый. Ишарәләп нидер күрсәтә, аңлап булмый. Ә минем аңа карата булган нәф­рәтем барыбер кимемәде. Аны гафу итә алмадым. Ярый әле, улым аңлады үземне. "Әнием, мин синең барлыгыңны белеп яшәдем. Килерсең дип көттем", - диде ул. Ә ике айдан әтисен җирләдек. Кайчандыр җир җи­мертеп йөргән Нияз 45 яшен дә тутыра алмыйча арабыздан китте. Бер карасаң, өстемнән йөк тә төшкән кебек булды, ә икенче яктан күңелдә авыр таш утырган кебек.

Зөлфия. Түбән Кама

http://Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев