Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һаман да актив

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, шөкер, безнең районда юл һәлакәтләрендә үлүче балалар юк, куркыныч фаҗигаләрдә дә балалар катнашы булмый. Ничек ирешәсез дисезме?! Безнең район полиция бүлегендә юл кагыйдәләрен бозуны булдырмау, аларны кисәтү чаралары күп үткәрелә. ТР ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин сүзләренә караганда, балалар грамоталы...

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, шөкер, безнең районда юл һәлакәтләрендә үлүче балалар юк, куркыныч фаҗигаләрдә дә балалар катнашы булмый. Ничек ирешәсез дисезме?!

Безнең район полиция бүлегендә юл кагыйдәләрен бозуны булдырмау, аларны кисәтү чаралары күп үткәрелә. ТР ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин сүзләренә караганда, балалар грамоталы була башлады, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр. Бу, әлбәттә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекция фондының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Сүземнең кем хакында баруын аңлагансыздыр - ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Сания Гайнетдинова. "Озак еллар без "Куркынычсыз көпчәк", "Яшь инспекторлар" һ.б. күп кенә конкурсларны бергәләп уздырабыз, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, ул безгә булыша, үзенең энергиясе, эзләнүчәнлеге белән гаҗәпләндерә",-ди район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәйруллина. "Яңа мәктәп ачылганнан бирле - 7 ел "Куркынычсыз көпчәк" бәйгесен ел саен безнең мәктәптә уздырабыз, - ди Олы Салтык мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Гыйзетдинова. - Язын урамда велосипед ярышы, мәктәп спорт залында теоретик өлеше уза. Анда 8-10 мәктәп катнаша һәм һәр мәктәп үз данын яклый. Сания Биккенә кызы бүләкләр алып килә, аны укучылар яхшы белә һәм көтеп алалар, чөнки ул үз эшенең остасы". "Безнең «Айгөл» балалар бакчасында план буенча юл билгеләрен өйрәнү кагыйдәләрен балалар яхшы белә. Фонд җитәкчесе Сания Гайнетдинова белән бергәләп кышкы уеннарда, хайван-үсемлекләр дөньясында булабыз, төрле конкурсларда катнашабыз, ТР буенча БДД Дәүләт автоинспекция идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән конкурста бүләкләү тантанасында төшкән фотосурәтебез дә бар", - дип сөйләде Келәнчедән бакчаның өлкән тәрбиячесе Мәдинә Хәмзинә.

Мәктәптә чын активист, 20 ел юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе булып эшләгән Сания Биккенә кызы кайдан бу кадәр көч, энергия ала торгандыр. Кешеләр белән аралашырга яратучан, тырыш, ярдәмчел, юмарт, җитез ханым кисәтү чаралары буенча күп эшли, балалар аны әллә каян таный, ярата. Үзе дә әти-әнисенә унынчы бала булып туган ул. Ике урта махсус һәм ике югары, югары партия мәктәбендә белем ала. Сания ханым әйтүенчә, һәр оешма яки предприятиенең үзенчәлекле эшләре бар, һәр белгеч аны өйрәнеп, аңлап эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Хәзер транспорт күбәя, юл хәрәкәте киеренке, димәк, балалар белән эшләү, кисәтү чаралары үткәрү бик кирәк. «Без мәктәпләр, район мәгариф бүлеге, балалар бакчалары белән берлектә эшлибез. Төрле конкурсларда катнашып район, республика күләменә чыгабыз. Балалар тиз аңлыйлар»,- ди ул. Әнә шулай борчылып, эшенә намус белән караучан ул Сания ханым. Югары нәтиҗәләре өчен матбугат чараларында куркынычсызлыкны яктырту буенча ике тапкыр лауреат, ТР буенча БДД дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатына, "ЮХИДИ өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен" дигән күкрәк билгесенә, хезмәт ветераны иясе, күп дипломнарга лаек була. "Мин яшәгән җиремә, кешеләренә, йөргән юлларыбызга, чишмә суларына гашыйкмын",-ди ул. Тормыш юлдашы Хикмәтулла абый (ул хәзер юк инде, сүзебез дога булып ирешсен) белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, югары белем алырга, оныкларын тәрбияләшергә булыша. Җыйнак өендә, шау чәчәктә, үзе кебек эшчән умарта кортлары гөҗләгән бакчасында шөгыль табып йөргән оныклары белән горурлана ул. Һәр туган яңа көнгә сөенә, чөнки күңеле матур аның. Иртәгә Сания ханым күркәм юбилеен каршылый. Ходай сәламәтлектән аермасын берүк, хәерле юллар телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев