Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык өстенә менгән такси йөртүчене сак астына алганнар

Җиңү бәйрәме төнендә салют карап кайтып килүчеләрне бәрдергән такси йөртүчене 11 июльгә кадә сак астына алганнар. Шулай итеп, Казанның Идел буе районы суды прокуратура таләбе буенча тикшерү органнары үтенечен канәгатьләндерде. Дөрес, юл-йөрү кагыйдәсен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнүче 34 яшьлек такси йөртүче үз гаебен яшерми. Юлның яктыртылмаган, борылышлы...

Җиңү бәйрәме төнендә салют карап кайтып килүчеләрне бәрдергән такси йөртүчене 11 июльгә кадә сак астына алганнар. Шулай итеп, Казанның Идел буе районы суды прокуратура таләбе буенча тикшерү органнары үтенечен канәгатьләндерде.

Дөрес, юл-йөрү кагыйдәсен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнүче 34 яшьлек такси йөртүче үз гаебен яшерми. Юлның яктыртылмаган, борылышлы урын булса да, бераз тизлекне арттырган идем, ди ул. Шулай да суд карарына шикаять белдерергә җыена. Исегезгә төшерәбез, һәлакәт урынында 7 яшьлек кыз бала үлде, 5 кеше хастаханәгә озатылды. Вафат булган кызның әнисенең хәле әле дә авыр, дип бәяләнә. Сүз уңаеннан, такси йөртүченең якын арада беренче баласы дөньяга килергә тиеш.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X