Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык рәхмәте медале

Сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру Балтач авылында да булды. Алар бездә 14 кеше. Алдан һәрберсен олылап чакырдык. Билгеләнгән вакытка чәчләренә чал кергән, озын авыр тормыш сынауларын узган тыл эшчәннәре авыл клубына җыелдылар. Кызганычка каршы барысы да килә алмады. Тантананы Балтач авыл җирлеге...

Сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру Балтач авылында да булды.

Алар бездә 14 кеше. Алдан һәрберсен олылап чакырдык. Билгеләнгән вакытка чәчләренә чал кергән, озын авыр тормыш сынауларын узган тыл эшчәннәре авыл клубына җыелдылар. Кызганычка каршы барысы да килә алмады. Тантананы Балтач авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Хәниф Гарифулла улы ачып җибәрде, аларга үзенең рәхмәтен белдереп исәнлек-саулык теләде һәм сүзне районнан килгән вәкилләргә тапшырды. Район башлыгы урынбасары Газинур Әүхәтович һәм Шәймурзин Илдан килгән иде. Газинур Әүхәтович аларны уллары кебек ихластан һәм халык рәхмәте итеп, үзләренең хезмәтләре белән озак көтелгән Җиңүне якынайтучыларга юбилей медален тапшырды. Очрашу шул кадәр тантаналы һәм дулкынландыргыч булды ки, хәтта күз яшьләрен тыя алмадылар Җиңү өчен рәхмәт сезгә тыл эшчәннәре. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан китапханәдә "Батырлык, хәтер һәм мәңгелек яра" исемле күргәзмә оештырылды. Югалту ачыларын һәм Җиңү шатлыкларын кичергән авылдашларның геройларча үткәне турында елъязмалар һәрбер тыл хезмәтчәннәренең истәлекләре, шул утлы еллар турындагы шигырьләре замандашларыбызга сугышчан чынбарлыгын күзалларга мөмкинлекләр бирүче материаллар урын алды. Медальләр тапшыру тантанасын мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерде, һәрбер номерны җылы тәэсирләр белән кабул иттеләр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык теләп Бөек Җиңү көнендә очрашырга насыйп булсын дип озатып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев