Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык белән очрашулар тәмамланды

Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең елына ике тапкыр оештырылучы халык белән очрашуы тәмамланды. Гражданнар җыеннарында халыкны борчыган сораулар күтәрелә, аларның берсе дә игътибарсыз калмый. Алар җирлек, район дәрәҗәсендә карала, кайберләре республика һм федераль программаларга кертелә. Узган елларда күтәрелгән проблемаларның күбесе хәл ителгән: яңа юллар, социаль билгеләнештәге оъектлар төзелде. Авыл...

Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең елына ике тапкыр оештырылучы халык белән очрашуы тәмамланды.

Гражданнар җыеннарында халыкны борчыган сораулар күтәрелә, аларның берсе дә игътибарсыз калмый. Алар җирлек, район дәрәҗәсендә карала, кайберләре республика һм федераль программаларга кертелә. Узган елларда күтәрелгән проблемаларның күбесе хәл ителгән: яңа юллар, социаль билгеләнештәге оъектлар төзелде. Авыл халкының үзенең дә үз торак пунктлары проблемаларына мөнәсәбәте үзгәрде: үз көчләре белән, сәдака акчасына зиратлар, чишмәләр төзекләндерелә. Авыл көннәре үткәрү һәркемнең күңеленә хуш килде. Аны үткәрү идеясын район башлыгы җиткергән иде, әлеге чаралар авылда туып-үсүчеләрне берләштерә, уртак эшләрне хәл итүдә булыша. Быел җыеннарда район җитәкчелеге һәм халык арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты, таләпләр һәм дәгъвалар түгел, ә позитив диалог, эшлекле тәкъдимнәр, уртак тырышлык белән тормыш сыйфатын яхшырту теләге әйтелде. Очрашуларның яңа форматы агымдагы елның үзенчәлеге булды. Кама Тамагы, Куйбышев Затон поселокларында очрашулар микрорайоннарда һәм күпфатирлы йортлар ишек алларында үткәрелде, бу исә халык проблемасын тагын да якыннанрак белергә мөмкинлек бирде. Район халкы белән туры элемтә вакытында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, аның урынбасары Газинур Габидуллин, МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков, район хезмәте җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 30дан артык очрашу үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев