Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Халык контроле» - дәүләтнең җәмгыять белән тыгыз элемтәсе

Өч ай элек Татарстанда "Халык контроле" республика проекты эшли башлады.

Аңа урыннарда халыкның проблемаларын оператив һәм нәтиҗәле хәл итү чарасы буларак, зур өметләр багълыйлар. Гади генә әйткәндә, һәр кеше дәүләт хезмәте сайтында үзенең шикаятен яки тәкъдимен калдыра ала. Мөмкинлек булса дәлил буларак фотосурәтне дә куярга мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстанда йорт хуҗалыкларының 60 процентында интернетка тоташкан ноутбук һәм компьютерлар бар. Республика башкаласында бу күрсәткеч югары һәм 80 процент тәшкил итә.
Бүгенге көнгә Татарстанда яшәүчеләр "Халык контроле"нә үз проблемалары белән 1000 тапкырдан артык мөрәҗәгать иткән. Аларны 14 меңгә якын кеше яклап чыккан. Кама тамагы районыннан системага ике хәбәр кергән. Аны дүрт кеше яклап чыккан. Бу район үзәгендә «мегафон» кәрәзле операторы элемтәсенең сыйфаты начар булу һәм Кече Салтыкта печән әзерләү технологиясен сакламау турындагы хәбәрләр. Беренче хәбәргә "Мегафон" вәкиллегеннән җавап килде, алар республика районнарында элемтә сыйфатын яхшырту чараларын күрергә планлаштыра.
Икенче хәбәргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җавап тотты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кимчелек бетерелүен урыннан фоторәсем белән раслап рапорт бирде.
Әгәр идея турында гомумән әйтсәк, ул бик гади: торак пунктта яшәүчеләрдән башка андагы проблемалар турында кем яхшырак сөйли алыр икән. Шуңа күрә хакимият халыкка трибуна бирергә булды. Әгәр муниципаль хакимият урыннарда проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итә алса, халык үзен борчыган мәсьәләне бер ел эчендә дә чишә алмый.
Якын арада гражданнарның дәүләт хакимияте органнары белән бердәм үзара элемтә системасына керүгә мобиль кушымта җибәрү планлаштырыла. Системада үз хәбәрләрен урнаштырган кешеләр алар хәл ителгәннән соң СМС яки электрон почта аша хәбәр алачак. Хәзерге вакытта "Халык контроле" ярдәмендә гражданнар юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территорияләрне төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты һәм Татарстан Республикасындагы башка көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан проблемалар турында хәбәр бирә ала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу система хакимияткә нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта ул җирлек башлыкларыннан гражданнар алдында җаваплылык таләп итте. Хәзерге вакытта система популярлык алганлыктан аңа Татарстан авылларындагы "контролерлар" да тартыла башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев