Идел таннары
  • Рус Тат
  • Халык дружинасы

    23 ноябрьдә МР башкарма комитеты каршындагы административ комиссия сәркатибе Геннадий Вахромов һәм Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Нияз Камалиев тантаналы шартларда поселокның 13 кешесенә халык дружиначысы таныклыгы тапшырды.

    Халык дружинасы гражданнарның ирекле берләшмәсеннән гыйбарәт һәм алар җәмәгать тәртибен тәэмин итәр өчен оештырылган. Яңадан булдырылган халык дружиналары җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклауда катнашырга, җинаять кылуларны ачыкларга, административ хокук тәртибе бозуларны кисәтергә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: