Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәйрия ярминкәсе

3 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Залда талгын музыка уйный. Укучылар төркем- төркем җыелып үзара сөйләшәләр. Кемдер сата, кемдер ала, ярминкә икәнлеге әллә каян күренеп тора. Якынрак килсәң, өстәл өстендәге тәм-томга исең китәр! Укучылар әти-әниләре, дәү әниләре ярдәме белән чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, үрелгән...

3 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Залда талгын музыка уйный. Укучылар төркем- төркем җыелып үзара сөйләшәләр. Кемдер сата, кемдер ала, ярминкә икәнлеге әллә каян күренеп тора. Якынрак килсәң, өстәл өстендәге тәм-томга исең китәр! Укучылар әти-әниләре, дәү әниләре ярдәме белән чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, үрелгән кул эшләрен сатуга тәкъдим иттеләр. Һәркем изге эшкә- хәйриялеккә үзеннән өлеш кертергә тырышты.
Ярминкәдә 4082 сум акча җыелган. Шушы акчаларның бер өлеше үзебезнең мәктәптә белем алучы инвалид балаларга, ә яртысы укучыларга Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр алу өчен тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев