Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Уразова туган көнендә үзе бүләк өләшә!

XVI халыкара "Татар җыры" фестивалендә нигездә ел да бөртөрле номинацияләр була. Әмма быел, техника һәм интернетның киң популяр булуын, зур темпта үсеш алуын исәпкә алып, яңа номинация булдырылган. Ул "Itunes һәм Google Playда иң күп кулланылган җыр" дип атала. Бу номинациядә "Балаларым" җыры белән Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова җиңү...

XVI халыкара "Татар җыры" фестивалендә нигездә ел да бөртөрле номинацияләр була. Әмма быел, техника һәм интернетның киң популяр булуын, зур темпта үсеш алуын исәпкә алып, яңа номинация булдырылган. Ул "Itunes һәм Google Playда иң күп кулланылган җыр" дип атала. Бу номинациядә "Балаларым" җыры белән Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова җиңү яулады.


Гүзәлнең чыгышы фестивальдә катнашкан башка артистларныкыннан үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Быелгы тантанага Гүзәл золушка образында чыгарга уйлаган. Күпереп торган озын итәкле ак күлмәге, башындагы зиннәтле таҗы җырчыга, аның җырына килешеп торды. "Балаларым" җыры яңгыраганда, сәхнәдә зур экранда күренекле артистларның балалары белән төшкән видеоязмасы да тәкъдим ителде. Ә инде сәхнәгә Гүзәлнең гаиләсе чыгуы - фестивальнең иң матур, күркәм мизгеле булды. "Ходай шушы бәхеттән аермасын, дөньядагы барлык балалар да исән-сау булсын", - диде Гүзәл Уразова.

Шулай итеп, Гүзәл быел 13нче "Алтын барс" сынын алды. Илдар Хәкимов исә "Уфтанмыйк үткәннәргә" җыры белән "Иң яхшы видеоклип" номинациясендә җиңде. Бу - Илдарның 5нче "Алтын барс"ы.



Билгеле булганча, күпсанлы тамашачылар соравы буенча, 9, 10 гыйнвар көннәрендә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның "Уникс"та "Улым" дип исемләнгән программа буенча өстәмә концертлары узачак. Гүзәл әйтүенчә, программаны һәр җирдә яратып кабул иткәннәр. Шәһәрләрдә генә түгел, хәтта Арча, Балтач, Саба һәм башка районнарда да 3әр көн концерт бирәләр. "Халык агылып килә, билетлар җитми, шуңа күрә күп җирдә, шул исәптән Казанда өстәмә концертларыбыз булачак", - ди җырчы.

Театральләштерелгән тамашада Гүзәл белән Илдарны төрле өлкәдәге сәләтләрен күрергә мөмкин - алар актер, алып баручы, җырчы, биюче, юмор остасы! Хәер, моны үз күзләрең белән күрергә кирәк! Җырчылар бу тамашаны 8 гыйнварда булачак Гүзәлнең туган көненә багышларга уйлый. "Туган көнемдә тамашачыларым белән бергә булу - минем өчен иң зур бүләк. Бүләк көтмим, киресенчә, һәр килгән тамашачыма өр-яңа МР3 җыентык бүләк итәчәкмен", - дип сөйләде Гүзәл Уразова.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев