Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Грант ярдәме һәм авылдашлар тәкъдиме

Иске Барыш авыл җирлегенә грант акчасына алынган җиһазлар кайтарылды.

 Әлеге җирлек "ТР Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика бәйгесендә җиңү яулады.

 Грант акчаларына җирлек янгынга каршы мотопомпалы савытлар, сабан, шнекороторлы кар көрәгеч һәм йөк күтәрүчәнлеге 6,5 тонна булган трактор арбасы сатып алган.

– Элегрәк "Үзара салым" программасы буенча җыелган акчага 5 кубометр күләмендәге тагылма сатып алган идек, - диде җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин. - Быел грант отарбыз дип уйламадык, әмма бер арбага караганда ике арба яхшырак. Җиңүчеләр арасына керүебезгә һәм авыл өчен кирәкле шундый җиһазлар алуыбызга без бик шат. Сабанны янгынга каршы максаттан җирлек территориясен сөрү өчен, арбаны һәм тагылманы зур күләмле чүп-чар җыю һәм чыгару өчен кулланачакбыз. Кыш көне безгә шнекороторлы җайланма белән юлларны кардан чистарту җиңелрәк булачак. Ә помпалы савыт янгын чыккан очракта аны тизрәк сүндерергә ярдәм итәчәк.

Күптән түгел авылдашлар тәкъдиме белән Иске Барыш авылына керү юлында мәгълүмати плакат урнаштырылган. Искебарышлылар авыл кунакларына бу торак пунктның Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләйманованың туган авылы булуы турында искәртергә булганнар.

Бу тәкъдим белән авылдашларына әлеге авылда туып-үскән Клара Яруллина мөрәҗәгать иткән. Аның идеясен хуплаганнар һәм  артистканың плакатка урнаштырылачак фотосурәтен бергә сайлаганнар, плакатның нинди төстә булачагын да бергә хәл иткәннәр. Шуннан соң Клара Нурулла кызы әлеге плакатка заказ биргән һәм аның өчен түләгән. 

– Плакатны авылга алып кайткач, искебарышлылар аның өчен кысаны һәм терәк баганаларны үзләре ясадылар, - диде Илшат Рәхимҗан улы. - Хәзер авылга кергәндә, барысы да танылган авылдашыбызны һәм аның матур җырларын искә төшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев