Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гражданнар мөрәҗәгате – контроль һәм үзара хезмәт

Бүген теге яки бу дәүләт структурасына гражданин телдән, язмача һәм электрон формада мөрәҗәгать итә ала.

Күптән түгел генә эшли башлаган (2012 елның 16 апреленнән) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы без-республикада яшәүчеләргә, фактны фотосурәт белән раслап, үз проблемаң белән һәркем өчен ачык булган "трибунага" чыгарга мөмкинлек бирә. Хәзер хакимияткә мөрәҗәгать итү формалары чынлап та күп, җитәкчеләрнең ачыклыгы, демократлыгы, аларның һәр кешене тыңларга һәм проблеманы хәл итәргә әзер булуы шик тудырмый. Шуңа күрә, мәсьәләгә җавап табарлык, проблеманы хәл итә алырлык түбәндәге структураларны узып гражданнар үзләрен борчыган мәсьәләләр, проблемалар белән безгә килә. Биредә "никадәр югарырак, шул кадәр яхшырак" принцибы урынлы түгел, чөнки гражданин үтенече яки проблемасын билгеле бер предприятие һәм оешма җитәкчесенә җиткерергә туры килә. Бу очракта хакимият турыдан-туры эш итә алырлык ике як арасында арадашчы ролен үти. Мөрәҗәгатьнең хокукый һәм этик культурасы булмауга ачык бер мисал.
Муниципаль район Советына Кама Тамагы штп "Салават күпере" балалар бакчасына балаларын урнаштырырга теләгән, электрон чиратта торучы ата-аналар төркеме ни өчен бу мәктәпкәчә балалар учреждениесенә чиратта алардан соң торучы баланың чиратсыз кабул ителүе турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Шикаять хаты аноним характерда иде. Ата-аналарның мондый формада һәм турыдан-туры муниципаль район башлыгына мөрәҗәгате нәзакәтсезлек. Район мәгариф бүлегеннән килгән җавап "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире язган аңлатмадан күренгәнчә, бала бакчага чираты җитмәгәнлектән сөйләшүен яхшырту өчен ата-ана үтенече белән алынган. Мондый форма, ягъни балалар белән шөгыльләнү вакытында гына кабул итү бакчада беренче ел гына гамәлдә түгел һәм чираты җитмәгән балалар белән эшләү статусына ия. Әгәр ата-аналар аноним рәвештә һәм язмача түгел, ә телдән генә балалар бакчасы мөдире белән сөйләшкән булса, үзләрен кызыксындырган сорауга тулы җавап алырлар иде. Район җитәкчелегенә икенче төрле мөрәҗәгать формасы: хезмәт ветераны йортын ремонтлауга акча бүлеп бирү өчен андый фонд юк. Хезмәт ветеранының балалары бар, яшәү шартлары канәгатьләнерлек, шуңа да карамастан, район җитәкчелеге төзелеш материаллары белән ярдәм итте, әмма ул сораган зур сумманы бирә алмый.
Мөрәҗәгатьне бирү формасы һәм статуссыз эчтәлегенә карамастан, ике мөрәҗәгать тә каралган һәм берсенә карар чыгарылган, ә икенчесенә аңлатмалы җавап бирелгән,-ди МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов. -Агымдагы елның беренче яртысында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев телдән мөрәҗәгать белән 78 кешене шәхси кабул иткән, 71 язмача мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 32се-торак һәм 13е-җир мәсьәләсе буенча. Аларны тикшерүгә күп вакыт китә, чөнки белгечләргә документлар белән эшләргә кирәк. 10 граждан гаилә фирмасы оештыру теләге белән кергән. ТКХ эше, юллар төзелеше, финанс ярдәме күрсәтү кебек үтенечләр аеруча еш очрый.
Узган чорда интернет-кабул итү аша 14 мөрәҗәгать, «Халык контроле»нә 2 мөрәҗәгать кергән.
Мөрәҗәгатьләрне кабул итү срокларына килсәк, алар шулай ук статусы, катлаулылыгы, сезон, финанслар, закон билгеләгән сроклар (5, 10, 30 көн) һәм кайбер объектив факторларга бүленә. Шуңа да карамастан, Рөстәм Ирек улы сүзләренә караганда, тикшерелүче мөрәҗәгатьләр даими ведомствоара контролендә тотыла, ә гариза бирүчегә мәсьәлә хәл ителәчәк факторларны күрсәтеп җавап җибәрелә.
Мөрәҗәгатьләрнең эчтәлегенә кире кайтып, гариза язучыларның кайберләренә намус, бурыч, патриотизм, традицияләрне сакларга, ата-аналарны хөрмәт итәргә кирәклеге турында искәртәсе килә. Хезмәттән курыкмыйча, башкаларга йөкләмичә үз бурычларын үзләре башкарсын иде. Чишмә чистартуны, үз йортың янындагы территорияне, зиратларны һәркем чистарта ала, моның өчен хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкмидер. Тиеш, бурычлы кебек уйлардан арынырга кирәк.
Европа илләрендә урам комитетлары, ирекле янгын сүндерүче дружиналар түләүсез эшли.
Безгә дә кемгә нинди мөрәҗәгать белән керү культурасына өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X