Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурланып катнашабыз

12 мартта Казанда Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе үткәрелде. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары әлеге конференциянең "Драматургия.Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә катнашты. Әлеге бәйгедә барысы белем бирү оешмаларыннан 20 театр коллективы чыгыш ясады....

12 мартта Казанда Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе үткәрелде.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары әлеге конференциянең "Драматургия.Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә катнашты. Әлеге бәйгедә барысы белем бирү оешмаларыннан 20 театр коллективы чыгыш ясады. Бу номинация Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Онытылмас сезнең батырлык...Мәңгелек кешеләр" дип аталды.

Конференциянең тантаналы өлешендә һәр катнашкан театр коллективларына шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Чара Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар" спектаклен карау белән тәмамланды. Якташыбыз Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциядә һәр елны катнашып килү укучыларыбызда зур горурлык хисләре уята. Башкалага сәяхәтебезне оештырган өчен район җитәкчелегенә, мәктәп директоры Елена Гыймадиева зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев