Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурланабыз һәм истә тотабыз

Җиңү көне алдыннан Красновидово һәм Рус Бортасында яшәүчеләр өчпочмаклы котлау хатлары алды. Авылдашлары өчен Красновидово төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары 173 хат әзерләгән. Якынлашучы бәйрәм белән алар өлкәннәрне дә, яшьләрне дә шулай тәбрик итәргә уйлаган. "Красновидово мәктәбе кыр почтасы"- гадәти штемпель урынында шундый язма тора, ә хатның эчендә кызыл йолдыз...

Җиңү көне алдыннан Красновидово һәм Рус Бортасында яшәүчеләр өчпочмаклы котлау хатлары алды.
Авылдашлары өчен Красновидово төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары 173 хат әзерләгән. Якынлашучы бәйрәм белән алар өлкәннәрне дә, яшьләрне дә шулай тәбрик итәргә уйлаган. "Красновидово мәктәбе кыр почтасы"- гадәти штемпель урынында шундый язма тора, ә хатның эчендә кызыл йолдыз һәм байрак фонында җылы котлау сүзләре язылган.
***
Илебездә бу көннәрдә ел саен үткәрелә торган «Георгиев тасмасы» акциясе бара.
Районыбызда ирекле «Ключ» хәрәкәте әгъзалары 8 һәм 9 майда теләге булган һәркемгә хәтер-хатирәнең ике меңнән артык шундый символын таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев