Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомуми проблемаларны бергә хәл итәбез

Узган пәнҗешәмбедә Кирельск һәм Сөйки авылларында район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашуларның соңгы циклы булды. Сөйки мәдәният йортында кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, сөйкилеләрнең проблемаларын яхшы белә, озак вакыт хәл ителүче мәсьәләләр район җитәкчелегенең контролендә тора. Агымдагы елның 9 аена отчет...

Узган пәнҗешәмбедә Кирельск һәм Сөйки авылларында район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашуларның соңгы циклы булды.
Сөйки мәдәният йортында кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, сөйкилеләрнең проблемаларын яхшы белә, озак вакыт хәл ителүче мәсьәләләр район җитәкчелегенең контролендә тора.
Агымдагы елның 9 аена отчет белән Сөйки җирлеге башлыгы Людмила Сахарова чыгыш ясады. Ул төзекләндерү планында җирлек территориясендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Урамдагы баганаларга утлар куелган, Гагарин урамына суүткәргеч салынган, юллар тигезләнгән һәм вак таш җәелгән, зират территориясе чистартылган, агачлар утыртылган. Авыл җирлеге өчен каты көнкүреш калдыклары чыгару, халыкны су белән тәэмин итү, авыл эчендәге юллар торышы проблемалы булып кала. Бүгенге көнгә дүрт урамга суүткәргеч торбалары салынган, әмма ахыргача түгел, һәркайсына тагын 200 м. торба салырга кирәк. Зөфәр Галимуллович бу мәсьәләдә җирлеккә ярдәм күрсәтеләчәк дип белдерде.
Сөйки кичүендә яшәүчеләр район башлыгына су үткәрү мәсьәләсен хәл итүне үтенделәр, алар авыл аша йөк ташучы техниканың йөрүенә дә борчыла.
АХПның Сөйки бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Борисов катнашучыларга үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать терлекләре азык белән тулысынча тәэмин ителгән, хәзерге вакытта бүлекчәдә туңга сөрү эшләре алып барыла, техниканы ремонтлыйлар.
"Кама Тамагы" АХП җитәкчесе урынбасары Рамил Идрисов халыкка җир пайлары мәсьәләсе, аларны сату, аренда һәм аренда пайлары өчен түләү турындагы сорауларга җавап бирде.
Кирельск
Җирлек башлыгы Валентина Лазарева агымдагы елда совет эшчәнлеген яктыртты. Ул билгеләп үткәнчә, кыш айларында юлларны чистарту проблемасы хәл ителгән, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару җайга салынган. Авылда обелиск территориясен төзекләндергәннәр, даими экологик өмәләр үткәрелә. Шулай ук Ишем һәм Мор.Каратай авылларындагы зиратлар чистартылган, Ишемдә җәяүлеләр күпере ремонтланган, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен ремонтлыйсы бар.
Мор. Каратай авылында яшәүчеләр яңа мәдәният йорты һәм авылга кадәр салынган юл өчен Зөфәр Галимулловичка рәхмәт белдерде, алар фикеренчә, авыл икенче тормыш белән яши башлаган һәм киләчәктә элеккеге кебек зур авылга әвереләчәкләренә ышаналар. Очрашуда халыкны борчыган проблемаларның берсе - сукбай этләр - алар бик күп һәм агрессив.
"Кама Тамагы" АХПның Кирельск бүлекчәсе эше турында аның җитәкчесе Резедә Әсхәдуллина сөйләде. Ахырдан муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Сөйки һәм Кирельск авылларында яшәүчеләрне районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов халыкны җирлекләр территориясендәге криминоген хәл белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев