Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер буе бергә

Узган җомгада район ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән Дәминовлар һәм Марфиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Александр Максимович һәм Антонина Павловна Марфиннар үз гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлый. Алар Лабыш авылында туган, шунда яши һәм хезмәт куйганнар. Антонина павловна мәктәпне тәмамлаганнан соң фермага эшкә килә һәм хезмәттәшләре Валентина Кузмичева, Людмила Бусыгина, Рая Савосина белән бергә сыер савучы булып эшлиләр. Ул хезмәт җиңүләрен дә, көндәлек авыр хезмәт мәшәкатьләрен дә яхшы хәтерли. Александр Максимович һәрвакыт янәшә - колхозда төрле эштә эшләгән.

Аларны тәбрикләргә Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Любовь Умылина килгән иде. Җирле үзидарә исеменнән гаиләгә изге теләкләрен җиткереп җылы одеял бүләк иттеләр.

Иске Казиледән Дәминовлар гаиләсе хезмәт җиңүләре белән генә түгел, зур бердәм һәм дус гаилә булулары белән дә аерылып тора. Каюм Дәүләтша улы һәм Нурдия Габдулла кызы 5 бала үстергән, аларның барысы да эшче белгечлеге алган. Алар арасында аш пешерүче дә , машина йөртүче дә, оператор һәм ветеринар бар. Алар барысы да хезмәтләре белән дан казанган ата-аналары йөзенә тап төшермичә хезмәт итәләр. Балалары барысы да гаиләләре белән ата-аналарын котларга килгәннәр. Аларның һәркайсы йөрәкләреннән чыккан изге сүзләрен җиткереп чәчәк букетлары бүләк итте. Ата-анага хөрмәт, аларны чын күңелдән ярату һәм тәҗрибәләрен дәвам итүдән дә күңеллерәк нәрсә юктыр. Юбилейлары белән авылдашларын Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев, клуб мөдире Алсинә Зиннәтуллина тәбрик итте. Алар хөрмәтенә Талия Яруллина, Фирдания Шәйхетдинова яраткан җырларын башкарды. Искеказилеләр Марфиннарга да бүләк ясады: Гаделҗан Мифтахов тальянда уйнады, Дәминовларның балалары чәчәкләр бүләк итте, ә Илдус Сәгъдиев кечкенә бүләк бирде.

Тантанада катнашучылар "Юбилярларның алтын китабына" язылды һәм чара чәй табыны артында дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев