Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Гомер итү – урам аша кичү түгел

    - Мин Себер кешесе. 1942 елның 8 гыйнварында Красноярск крае Себер-Енисей районы Пит-шәһәрчек торак пунктында туганмын,- дип сүзен башлады Кече Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Хәбил Хәйруллин. Хәбил Габдулла улы гаиләсен 30 нчы елларда сөргенгә сөрәләр. Әнисе Мамадыш районыннан, әтисе- Балык Бистәсеннән. Алар сөргендә тормыш коралар, шунда балалары үсә. Бөек Ватан сугышы...

    - Мин Себер кешесе. 1942 елның 8 гыйнварында Красноярск крае Себер-Енисей районы Пит-шәһәрчек торак пунктында туганмын,- дип сүзен башлады Кече Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Хәбил Хәйруллин.

    Хәбил Габдулла улы гаиләсен 30 нчы елларда сөргенгә сөрәләр. Әнисе Мамадыш районыннан, әтисе- Балык Бистәсеннән. Алар сөргендә тормыш коралар, шунда балалары үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач Кызыл Армия зур югалтулар кичерә. Фронтка сөргенгә сөрелгән кешеләр арасыннан "ышанычлыракларын" сайлап фронтка җибәрәләр. Аларның һәркайсына берәр солдат билгеләнә, алар бу кешеләр артыннан калмыйча, карап йөрергә тиеш була. Әтисе Ленинград блокадасына эләгә.

    - Әти исән-сау кайта алды. Ә бит аны фашистлар да, үзебезнекеләр дә үтерә ала иде, - дип искә ала Хәбир Габдулла улы. Себердә аның әти-әнисе алтын приискаларда эшли. - Әти су астындагы алтын комын юа торган җайланмасы булган җир казу машинасында эшләде, әни көне буе елга комын юа иде, шулай итеп алтын бөртекләре эзләделәр. Бер дә җиңел эш түгел. Көн буе юештә, ачык һавада, салкында эшләргә кирәк. Әмма без бер дә ачлык күрмәдек. Кибеттә кирәкле товарлар бар. Шул ук вакытта урман да ашатты, иренмә генә, җиләген дә, гөмбәсен дә кирәк хәтле җыярга була,- дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. 1956 елда, акланганнан соң, Казанга кайталар. Юл озын һәм ерак була - башта салларда, аннан соң пароходка күчәләр, аннан соң поезд белән. 1957 елда Хәбил ага эшли башлый. Шул ук елны Омскка экспедиция вакытында әтисе вафат була. Ә әнисе озын гомер кичерә, аны 1991 елда Мамадышта җирлиләр. Хәбил Габдулла улы 1960 елда Марий электротехника техникумын тәмамлый. Шулай да гомере буе машина йөртүче булып эшли, 17 ел йөк машинасында шәһәрара юлларда йөри.

    1990 елларда хатыны Гөлфия Сәлихҗан кызының туган авылы Кече Мәрәтхуҗага күчеп кайталар. Гөлфия ханым гомере буе вертолет заводында эшләгән. Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда, авылда яшиләр. Хәбил Габдулла улы авылның имамы. Тормыш сынауларына карамастан, ул бүген дә көр күңелле һәм ямь табып яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: