Гөлгенә Сабитова: «Яшүсмер чактан ук мөселман гаиләсе төзергә хыялландым»
Бу тарих телефон, радио һәм социаль челтәрләрнең хыялны тормышка ашырырга ярдәм итүе турында.
Гөлгенә Сабитова Әтнә районында туып үскән. Аның гаиләсендә дин кануннарын иң өлкән буын вәкилләре генә үтәгән.
- 17 яшемә әти-әнием миңа кесә телефоны бүләк итте. Дус кызларыма шалтыратып кына калмадым, музыка, радио да тыңлый идем. Бер кичне “Болгар” радиосында танышу хезмәте барлыгы турында белдем. Дини гореф-гадәтләр буенча яшәүче егет белән танышырга телим дип, кызык өчен генә смс яздым.
Булачак ирем бу вакытта Казан Ислам университетында укый һәм кичләрен даруханәдә сакчы булып эшли иде, ә анда радио тавышы еш яңгыраган һәм Раил мин җибәргән хәбәрне ишеткән.
Без бер ай телефон аша аралаштык, Раилнең дини кагыйдәләрне тулысынча үтәвен, намаз укуын, ураза тотуын белдем.
Бер айдан соң без очраштык. Күңелемнән нәкъ менә мөселман гаиләсе төзергә теләгән идем һәм танышуыбызга шат булдым. Нәкъ шул вакытта мин дин юлына басарга карар кылдым – башыма яулык бәйләдем. Ә бер елдан соң, миңа 18 яшь тулгач, никах укыттык.
Гаилә башлыгы университетта укыган чорда яшьләр Казанда яши, соңрак Раилнең туган ягына – Кама Тамагына күченәләр. Раил Наил улы Кама Тамагы татар мәктәбенә физкультура, инглиз теле һәм дин нигезләре укытучысы булып эшкә урнаша. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Гөлгенә «Салават күпере» балалар бакчасында эшли башлый. Тату гаиләдә өч бала үсә, алар да, әти-әниләре кебек үк, дин кануннарын үти.
- Соңгы елларда без төрле бәйгеләрдә катнаша башладык. 2019 елда “Татар табыны” татар милли ризыклары конкурсында катнашып, беренче бүләкне алдым. 2021 елда «Гаилә табыны» бәйгесендә беренче урынны яуладым. 2022 елда «Тәмле булсын» конкурсында «Сөембикә» журналының тамашачы мәхәббәте бүләгенә ия булдым.
Хәзер ирем һәм мин генә түгел, өч балабыз да барлык дин кануннарын үти – намаз укыйлар, ураза тоталар. Бу юлы бөтен гаиләбез белән «Саф Рамазан» марафонында катнаштык һәм конкурста гран-при яуладык. Анда 70 гаилә катнашты, без оештыручылар биргән биремнәрне үтәдек һәм социаль челтәрләрдә язмалар урнаштырдык. Язмаларыбыз иң яхшысы дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, Гөлгенә Сабитова районда танылган аш-су блогеры, ул социаль челтәрләрдә үзенең рецептлары белән уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев