Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Герой исемен- мәктәпкә

Кичә Затон урта мәктәбенә герой исеме бирелде. "Герой исемен- мәктәпкә" проекты республикада 2014 елның ноябрендә башланды. Безнең районнан аңа бары тик Затон мәктәбе генә кушылды. Укучылар укытучылар белән бергә зур тикшерү эше үткәрде, нәтиҗәдә 3 кандидатура ачыкланды. Гомуми мәктәп җыелышында тамашачылар хөкеменә өч җитди проект, өч эш тәкъдим ителде. Анда...

Кичә Затон урта мәктәбенә герой исеме бирелде.

"Герой исемен- мәктәпкә" проекты республикада 2014 елның ноябрендә башланды. Безнең районнан аңа бары тик Затон мәктәбе генә кушылды. Укучылар укытучылар белән бергә зур тикшерү эше үткәрде, нәтиҗәдә 3 кандидатура ачыкланды. Гомуми мәктәп җыелышында тамашачылар хөкеменә өч җитди проект, өч эш тәкъдим ителде. Анда җәмәгатьчелек вәкилләре, Куйбышев исемендәге нефтефлот РЭБ, Куйбышев Затон шәһәр җирлеге җитәкчеләре, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ата-аналар катнашты. Нәтиҗәдә мәктәпнең элекке директоры, Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Муравьевның хезмәт һәм сугышчыан юлына багышланган проекты җиңде. I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугыш, Кызыл Йолдыз орденнары кавелеры Василий Петрович сугыштан соң озак еллар Затон мәктәбен җитәкли. 1970 елда гына лаеклы ялга чыга. 7 майда әлегне вакыйгага багышланганы тантаналы линейка булды, анда матур плакат ачылды. Соңыннан плакат бүгеннән Затон мәктәбе йортәчәк герой- Василий Муравьев барельевына алыштырылачак. Калган ике проект та игътибардан читтә калмаячак. Сугыш каһарманнары Павел Пронягин һәм Федот Шишкин исемнәре поселок урамнарына биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X