Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Германия истәлекләре

23 июньнән 7 июльгә кадәр район мәктәпләреннән 15 укучы Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәрендә булып кайтты. Балалар хыялы тормышка ашты. Шәһәр һәм замокларга сәяхәтләр, мәктәп һәм гимназияләргә бару, Балтыйк диңгезен күрү һәм тагын бик күп кызыклы очрашулар матур истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр. Ә иң мөһиме - балалар үзләре өчен яңа...

Германиягә барырга чыктык
22 июнь, сәгать иртәнге 3.00. Мин бик иртә тордым, соңгы тапкыр киемнәремне барладым, әти-әнием тагын бер кат киңәшләрен бирде һәм без бердәм команда белән күптән көтелгән сәяхәткә кузгалдык. Берничә сәгатьтән соң "Ак Барс аэро" авиокомпаниясенең кечкенә самолет иллюминаторы аша җирнең бөтен матурлыгын күрсәтеп, ак болытларны ярып өскә күтәрелдек: бормалы елгалар, ялтыравык күлләр, зур урманнар, әкияттәге гном йортларына охшаган торак пунктлар, гадәти формада булмаган болытлар - боларның барысына да 3D эффекты нәзакәтлелек бирде. Тиздән чирәп түбәле, җил тегермәнле, кояш батареялы йортлардан торган Германиягә килеп төштек.
Ниһаять, галиҗәнәп Мюнхен безне кочагын җәеп каршы алды.
Барысы да яңа, барысы да гадәттән тыш һәм кызыклы: үзенең зурлыгы һәм чисталыгы белән сокландырган гигант аэрофлот; шундый ук зур һәм бик матур тимер юл вокзалы; сәгатенә 250 км тизлек белән чабучы бик уңайлы, чиста тизйөрешле поезд. Поездда берәү дә йокламады, һәркемнең күбрәк күрәсе, танышасы килә. Тәрәзәдән станцияләр, мәһабәт биналар, җыйнак йортлар, велосипедчылар, җәяүлеләр күренеп кала. Кичен бик матур шәһәр Гамбургта соңгы тапкыр күчеп утырдык һәм Людвигслустка килеп җиттек. Соң булса да безне көтеп торалар иде һәм чәчәк бәйләмнәре тотып, җылы каршы алдылар. Сумкаларыбызны микроавтобуска төягәннән соң, элеккеге йортларны күзәтеп, юкә исе таралган таш юлдан акрын гына алга кузгалдык. Көтелмәгән могҗизалар ачылачагына ышанып, үзебезне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек. "Zebef» элмә такталы өч катлы кирпеч бинага килеп җиттек. Бу зур мәгариф үзәге һәм шәһәрдәге балалар, яшьләрнең ялын оештыру үзәге дә. Без биредә ике атна яшәячәкбез, Германиядәге үз яшьтәшләребез белән аралашып, алардагы барлык яхшы сыйфатларны үзебезгә алырга тырышачакбыз.
23.00 сәгать. Киләсе көн турында уйлап, зур өметләр белән йокларга яттык.
Данис Гайсин, Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Күңелле танышулар
Безгә таныш булмаган җирдә беренче көн. Германиянең борынгы шәһәре Людвигслустта икәнемә ышанып бетә алмадым. Озын юлдан соң нык аруыбызга карамастан, иртә тордык. Булачак немец дусларыбызны көтәбез. Иртәнге аш безнең өчен гадәти түгел, әмма барыбызны да шатландырды: швед өстәле, һәркем үзенә ошаган ризыкны сайлап ала, төрле бутербродлар, җиләк-җимеш, йогурт һәм башкалар. Барысы да шаулаша һәм шатлана, барысы да кичәге көн турында тәэсирләре белән уртаклаша. Менә автобус та килеп җитте. Анда безнең яшьтәшләр, алар берәм-берәм төшеп безнең белән исәнләшә. Аларны да безнең кебек үк шатлык хисе биләп алган, чөнки түземсезлек белән озак вакыт көтеп алынган очрашу мизгелләре. Безгә читтән карап торуы кызык булгандыр, мөгаен. Без алар белән ничек булдыра алабыз шулай аралаштык: кемдер инглиз, кемдер немец, кемдер рус телендә сөйләште. Шулай да, бер-беребезне яхшы аңладык, һәр сәгать саен бер-беребез турында күбрәк белдек. Берникадәр вакыттан соң стендта безнең резюмелар эленеп тора иде. Аларны укып, без яшьтәшләребез турында күбрәк белдек: кемдер гитарада, кемдер фортепьянода уйный, кемдер русча яхшы сөйләшә, ә кемдер футбол белән мавыга. Безнең алда һәръяктан булдыклы, кызыклы яшьтәшләребез басып тора. Берничә сәгатьтән соң барыбызны да актлар залына чакырдылар, анда бер-беребез белән якыннанрак таныштык. Без уеннар аша яңа дусларыбызның исемнәрен хәтердә калдырдык, аларның холкын өйрәндек Немец балаларында да безнең турында яхшы тәэсирләр генә калгандыр дип уйлыйм. Кичен бер-беребезне күптән белгән яхшы танышлар кебек аралаша идек инде. Бу көн минем тормышымда иң әһәмиятле көннәрнең берсе булып калыр. Мин үземә яңа дуслар таптым, ә бу иң мөһиме.
Анастасия Грекова, Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

шәһәргә сәяхәт
Җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 7.00, торырга вакыт. Өченче көн инде без Людвигслуст шәһәрендә яшибез. Бүлмәдән чыгып душка барганда һәркемгә "Guten morgen!"дип эндәшәбез, ә безгә «хәерле иртә» дип җавап бирәләр.
Һәркайсыбыз түземсезлек белән иртәнге ашның төгәлләнгәнен көтә, чөнки бүген танылган Гёте исемендәге гимназиягә барачакбыз. Ниһаять, без килеп җиттек, биредә дә безне барысы да гаҗәпкә калдыра: уку йортының матур итеп бизәлгән территориясе, заманча йөгерү юллары, футбол һәм баскетбол мәйданчыклары, скейтта йөрү юлы һәм хәтта зур шахмат мәйданчыгы да бар. Барысы да чиста һәм матур. Гимназия территориясендә өч бина, Һәркайсында җиһазландырылган уку бүлмәләре. Германиядәге яшьтәшләребез инглиз һәм рус телен генә түгел, латын телен дә өйрәнә. Зур кызыксыну белән химия бүлмәсе лабораториясендә, шулай ук сәнгать һәм музыкаль студия бүлмәсендә булдык. Биредә балаларның иҗатын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрле инвентарь белән җиһазландырылган бик зур спорт залы гаҗәпләнү һәм соклану тудырды. Без алман балалары белән волейбол һәм футбол уйнадык.
Төшке аштан соң совет сугышчыларына куелган һәйкәл янында булдык, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар турында күп кенә яңалыклар ишеттек. Биредә гаҗәеп тыныч һәм чиста, үлән чаптырылган, каберлекләрне карап торалар. Аннан соң Наил абый горнизонга алып барды, үзенең хезмәт иткән урынын күрсәтте. Ул вакытта булган хәлләр турында сөйләде. Аны тыңлавы бик кызык иде. Кичен йокларга ятканда әле өченче генә көн бит, ә мин никадәр күп яңалыклар ишеттем һәм күрдем дип шатланып куйдым.
Владимир Трофимов, Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев