Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Германия истәлекләре

Дәвамы Без немец дусларда кунакта Без немец дусларыбызга кунакка барабыз, димәк, алар белән якыннанрак, гаилә традицияләре белән танышып, сувенирларыбызны тапшыра алачакбыз. Төркемнәргә бүлендек, Никита белән мин Фабианга кунакка киттек. Шәһәр үзәгеннән безне аның әтисе килеп алды.машинада барганда әтисе белән сөйләшеп бардык, ул русча яхшы белә икән, бу безнең өчен күңелле...

Дәвамы


Без немец дусларда кунакта
Без немец дусларыбызга кунакка барабыз, димәк, алар белән якыннанрак, гаилә традицияләре белән танышып, сувенирларыбызны тапшыра алачакбыз. Төркемнәргә бүлендек, Никита белән мин Фабианга кунакка киттек. Шәһәр үзәгеннән безне аның әтисе килеп алды.машинада барганда әтисе белән сөйләшеп бардык, ул русча яхшы белә икән, бу безнең өчен күңелле яңалык булды. Яшеллеккә төренгән ике катлы ак йорт янына килеп туктадык. Безне Фабианның әнисе каршы алды һәм кунак бүлмәсенә алып керде. Алар гаиләсендә ике малай үсә, ата-аналары аларны гаилә традицияләренә нигезләнеп тәрбияли. Безнең өчен бик тәмле төшке аш әзерләгәннәр. Төшке аштан соң туп алып Фабианнар йорты кебек чиста һәм каралган паркка ял итәргә киттек. Биредә кешеләрнең үзләре яшәгән урынга сак һәм игътибарлы мөнәсәбәт сизелеп тора. Ял итеп, дусларча әңгәмә корып, вакытның ничек узганын да сизми калдык. "Zebef"ка кайтканнан соң да төнгә кадәр үзебезнең тәэсирләребез белән уртаклаштык һәм болар барысы да безне уйланырга мәҗбүр итте.
Руслан Сафин, Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Шверин шәһәре
Автобусның йомшак урындыкларына чумып, немец дусларыбыз сөйләүләре буенча гаҗәп матур шәһәр Шверинга юл алдык. Әмма күргәннәребез көткәннән артыграк булды: Шверинск күле уртасындагы кечкенә генә яшеллеккә күмелгән утрауда 365 башнялы әкияти замок урнашкан. Кинәт ишекләр ачылыр да аннан герцог килеп чыгар кебек. Сарай бакчасы, оранжерея һәм чиста сулы күл моңа тагын да матурлык өсти. Әлеге монументаль корылма Германиядә һәм, гомумән, Европада әһәмиятле архитектура һәйкәлләренең берсе. Без замокта реставрацияләнгән 22 бүлмәгә кердек (замокта алар барлыгы 600!).
Аннан соң теплоходка утырып урманда спорт туризмы белән шөгыльләнү өчен тулысынча җиһазландырылган урынга киттек. Мәйданчык каршылыклы 6 полосадан тора. Бишенче һәм алтынчы полосалар иң катлаулысы. Инструкторлар страховка җиһазларыннан файдаланырга өйрәтте, безнең өчен инструктаж үткәрде. Без агачлар арасыннан югары биеклектә тарттырылган канат аша үттек... Безнең халәтне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Дүрт сәгать спорт туризмы белән шөгыльләндек. Мин беркайчан да, беркайда да моның кебекне күргәнем юк иде. Монда кешеләр гаиләләре, дуслары белән бергә килеп ял итәләр.
Аннан соң күлдә коенып, Людвигслустка кайттык. Мин күргәннәремнән бик канәгать һәм бәхетлемен.
Никита Зубарев, Затон мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Авылда яшәүчеләр тормышы белән таныштык
Велосипедлар әзер, без Кумер авылына барырга әмер көтәбез. Германиядә авыл кешесенең ничек яшәвен һәм нәрсә белән шөгыльләнүләрен үз күзләребез белән күреп кайтачакбыз. 12 километр тигез велосипед юлыннан кузгалдык.
Беренче тукталыш мөгезле эре терлек фермасы: һәр җирдә чисталык һәм тәртип, күзләрне иркәли. Безнең игътибарны ферма территориясенә урнашкан гөмбәз формасындагы бик зур корылма җәлеп итте. Биредә Голланд технологиясе буенча эшлиләр һәм барлык биологик калдыклар биогаз алу өчен файдаланыла. Бик файдалы калдыксыз производство безнең өчен бик кызыклы булды.
Икенче тукталыш Кумер авылы. Авыл мэры безгә җирлек тарихы турында сөйләде, янгын сүндерү участогын күрсәтте, аның эшендә балалар ирекле янгын сүндерү дружинасы да катнаша. 200 еллык тарихы булган җир тегермәне карадык, балалар бакчасында һәм мәктәптә булдык. Бар җирдә дә чисталык һәм тәртип, халыкның хезмәт сөючәнлеге күренеп тора, бакчаларында алма һәм төче чия өлгергән.
Урман аша үтеп Людвигслуст замок паркына килеп чыктык. Фонтаннарны карадык, ундүрт аллея чатында булдык һәм канал буйлап "Zebef"ка кайттык. Көне буе юлда булсак та бер дә армадык.
Ранис Җиһангиров, Иске казиле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Грабов шәһәрендә
Кояшлы иртәдә иң элек вакытлыча файдаланылучы велосипедларыбызны тикшереп чыктык һәм шуннан соң барыбыз бергә тигез велосипед юлыннан Грабов шәһәренә юл алдык. 7 километр араны узганыбыз сизелмичә калды. Иң элек немец дустыбыз Ксения үзенең туган шәһәрендә безгә экскурсия үткәрде, безнең игътибарны 18 гасыр корылмаларына һәм элеккеге архитектура стиленә юнәлтте. Аннан соң танылган кондитер фабрикасына юл алдык. 60 елдан артык эшләп килүче фабриканың тарихы белән кызыксындык. Хәзерге вакытта бу предприятие көненә 6,5 миллион конфет җитештерә. Америкадан тыш бу конфетларны барлык илләргә чыгарулары безгә кызыклы факт булып тоелды, чөнки ул конфетлар авиаочышка чыдамый икән. Без үзебез дә тәмле конфет ясап карарга булдык һәм ул килеп тә чыкты (рәсемдә). Хәтта исемле сертификатлар да бирделәр. Аннан соң ачык бассейнда рәхәтләнеп коендык. Кичке ашка велосипедларыбызга утырып, кире кайтып киттек. Әле кайткач та тәэсирләребездән аерылмыйча озак сөйләшеп утырдык.
Алинә Морадимова, Олы Кариле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X