Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Германия истәлекләре

(Ахыры. Башы газетабызның 55, 56, 57 нчы саннарында)

Безне Балтика көтә
Бу көнне иртәрәк тордык, чөнки иртәнге поезд белән Росток шәһәренә барабыз. Шәһәрдә безнең игътибарны төрле тарихи архитектура стилендәге йортлар, кибетләр һәм яр буе җәлеп итте. Ярдан ерак түгел генә яхта, баркас, диңгез катерлары туктаган, пором йөреп тора. Дөнья тирәли сәяхәткә әзерләнгән бик зур "Аида" пассажирлар теплоходы безне гудок биреп каршы алды. Паром белән тюленарийга киттек, комплекс хезмәткәрләре анда безгә кызыклы экскурсия үткәрде. Безнең белән ике метр гына арада тюленьнәр йөзеп йөри. Без аларны ничек ашатканнарын, алар белән ничек шөгельләнүләрен һәм аларның холыкларын өйрәнүләрен карап тордык. Аннан соң Балтыйк диңгезе! Танылган маяк, акчарлак һәм бакланнар, коенып ял итүчеләрнең тавышлары... Бу көнне Росток шәһәре тормышы белән танышуыбызга бик шатланып кайттык.
Кристина Кудрявцева, Тәмте мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Без китәбез, безнең белән бергә һава торышы да елый
Безнең Германиягә сәяхәтебез төгәлләнде, ә безнең барыбызның да: "Мизгел, азга гына булса да туктал!" дип әйтәсебез килде. Әмма бу мөмкин түгел, вакыт сизелмичә дә узып китте. Без бүген немец дусларыбыз белән хушлашабыз. Иртәдән үк йомгаклау концертына әзерләнәбез: немец дусларыбыз безгә, без аларга номерлар әзерлибез. Ниһаять, тантаналы мизгел җитте. Безнең каршыда Людвигслуст бургомистры, немец педагоглары, "Zebef" җитәкчеләре чыгыш ясады, алар безгә изге теләкләрен җиткерде, истәлеккә бүләкләр бирделәр. Концерт башланды. Без немец телендә җыр, матур милли костюмнар киеп, татар биюен башкардык. шулай бу кичнең мәңге хәтердә калуын теләдек. Аннан соң немец дусларыбыз барысы да сәхнәгә менеп, рус телендә җыр җырладылар. Алар бу җырны безнең өчен махсус өйрәнгән. "Ничек яхшы, бүген барыбыз да бергә җыелдык" дигән сүзләр яңгыраганда күздән яшьләр килде. Без Германиягә килеп, дуслар таптык һәм тиздән без алар белән аерылышабыз. Алар безгә сәхнәләштерелгән тамаша да күрсәттеләр, ә Ханс безнең өчен язган шигырен укыды. Ахырдан ул болай диде: "Бу минем рус дусларым өчен һәм киләсе елга без алар белән кабат очрашырбыз дип ышанам." Без хат язышып торырга сүз куештык. Ике арадагы элемтә безнең дуслыкны тагын да ныгытыр дип ышанабыз. Германиянең бик матур Людвигслуст шәһәренә барып, бик күп дуслар таптым, мин моның өчен язмышыма рәхмәтлемен. Вокзалга килгәч яңгыр сибәли башлады, ул да безнең белән бергә елый сыман. Сау бул, әкияти Германия!
Алисә Җиһаншина, Затон мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев