Гел бергә, янәшә!
Май аенда бу пар рубин туйларын билгеләп үткән. Аларның, бер-берсе, балалары һәм оныклары турында кайгыртып, бәхетле тату гомер итүләренә дә инде быел 40 ел булган. Зиминнар күпне кичергән, гаиләне нык итеп саклый белгән, ә моның өчен күп хезмәт һәм сабырлык кирәк. 40 ел сизелмичә үтеп тә киткән. Бергә яшәгән елларда алар никахның үзара мәхәббәткә, хөрмәткә һәм татулыкка нигезләнгән булуын аңлаган. Ир һәм хатын Осинники совхозында хезмәт куйган. Евгений тракторчы һәм эретеп ябыштыручы, Марина балалар бакчасында, соңрак агрофирмада аш-су остасы булып эшләгән. Марина Александровна авылдашлары арасында тәмле ризыклары белән дан казанган, өйдәгеләрне дә кулинар шедеврлар белән сыйлый. Күршеләренең күбесе аның кышкылыкка гөмбә һәм яшелчә әзерләү буенча рецептларын куллана. Еш кына кичләрен әлеге парны йортлары янындагы эскәмиядә күрергә мөмкин: кайвакыт балаларын һәм оныкларын көткәндә, кайчак аларны озаткач, кайвакыт бакча эшләреннән соң. Алар гел бергә, янәшә. Өч бала үстергәннәр, балалары һәм оныкларының кайтып йөрүләренә куана алар. Хәзер Зиминнар ата-ана буларак бик борчулы: уллары Владимир махсус операция зонасында хезмәт итә. Бар уйлары аның турында. «Иртән шул уй белән торабыз, кич шул уй белән ятабыз. Йөрәктә борчу тынмый”, - ди алар. Тәмтедән килене һәм оныгының, Казаннан гаиләсе белән кызының кайтып йөрүенә шат алар. Олы уллары еш кайта алмый, ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши. “Бер-беребезне аңлау, мәхәббәт-хөрмәт, балалар, оныклар – болар барысы безне берләштерә», - дип, гаилә тормышы сере белән уртаклашты Зиминнар.
Агымдагы ел Евгений һәм Марина Зиминннар өчен мөһим гаилә вакыйгасы белән әһәмиятле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев